Куныр авыл мәдәният йортында «Якты юл» күмәк хуҗалыгыныӊ отчет җыелышы булып узды.
Хуҗалыкларда үтә торган мондый вакыйганыӊ кайбер өлешләрен бу җирлектә алдан башкарып куйганнар: биреләсе бүләкләр терлекчеләр һәм механизаторлар җыелышларында тапшырылган, лаеклы ялга чыгучыларны традиция буенча барлык халык җыелган, зур бәйрәмнәрдә билгеләп үтәләр икән. Шунлыктан, 2014 елда эшләнгән һәм агымдагы елга алынган бурычлар турында сөйләшергә вакыт иркен калды.
Хуҗалыкныӊ икътисадына соӊгы елларда булган корылык хәйран тискәре йогынты ясады. Аныӊ шаукымы әле дә бу хуҗалык үсешендә күренә сыман. Чөнки, авыл хуҗалыгында ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыккан бер еллык артталыкны еллар буе тырышып эшләсәӊ генә куып җитеп була. Хуҗалыкныӊ еллык акча кереме 71 млн. 910 меӊ сум булган, бер эшче кешегә бу 521 меӊ сум туры килә.
Узган елда сөт һәм ит җитештерү һәм сату буенча алынган йөкләмәләре үтәлеп җитмәгән. Соӊгы айларда тырышып, терлекләрне тукландыруда фәнгә нигезләнеп төрле өстәмәләр һәм игътибарны бирү арттыру нәтиҗәсендә сөт сатуныӊ артуы куандыра һәм бу өлкәдә хәл үзгәрер дигән ышаныч тудыра.
Үзгәрү һәм үзгәртү өчен якты юллыларныӊ әле файдаланылмаган мөмкинлекләре бихисап. Бер гектарга исәпләгәндә, җитештерелгән продукциянеӊ күләме күршеләре «Кама», «Кызыл юл», «Труд» хуҗалыкларыннан кайтыш. Игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә алып барылган эш ул хуҗалыкныӊ көндәлек үсеш адымнарын да чагылырга тиеш. Бу очракта күршеләрдә, районныӊ башка хуҗалыкларында булган тәҗрибәне өйрәнеп, аны шушы җирлеккә яраклаштырып, файдалану мөһим. Бу турыда район Советы җитәкчесе урынбасары, районнан вәкил булып килгән Наил Сабирҗанов та басым ясап әйтеп китте.
Жыелышта күтәрелгән башка мәсьәләләр дә халык белән әле даими очрашып, киӊәшләшеп, фикерләшеп эшләргә җирлек җитәрлек икән дигән фикер калдырды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев