Ярминкәдә кем тели - шул катнаша ала
17 сентябрь көнне райондашлар башкада авыл-хуҗалыгы ярминкәсендә катнашып кайттылар. Алар Казанның Мәскәү районы, Восстание урамы, 83 йорт адресы буенча урнашкан "Удача" кибете янындагы мәйданда сату иттеләр.
Барлык товарларыбызны да сатып бетереп кайттык. Ярминкәдә 10 авыл хуҗалыгы җәмгыяте, 10 авыл җирлеге советы, Балтач сөт-май комбинаты, "Хәләл" индустриаль парк, район җәмәмгать туклану оешмасы, район кулланучылар җәмгыятенең Чепья берләшмәсе, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан Азат Дәүләтшин, Әхмәтхан Гәрәев, Айдар Сәмигуллин, Володя Филипов шәхси эшмәкәрләрдән Рәсимә Сәгыйтова, абыйлы-энеле Фәнил һәм Фәрит Әхкәмовлар үзләре җитештергән товар-продукцияләрен алып барды. Барлык сөт, ит һәм алардан эшләнгән продукцияләргә, ашлык, бәрәңгегә алдан ук сыйфаты ягыннан район ветеринария берләшмәсе тарафыннан тикшерү уздырылды. Ярминкәдә 2 тонна мөгезле эре терлек ите, 2 тоннага якын сөт, 20 тонна бәрәңге, 40 тонна чамасы ашлык, 2 тоннадан артык яшелчә һәм башкалар сатылды. Сатылган товарларның гомуми суммасы 1 миллион 300 мең сумны тәшкил итте. Ярминкәдә 30лап техника һәм 100дән артык кеше катнашты. Көн дәвамында район мәдәният үзәге хезмәткәрләре үзләренең дәртле җырлары белән сатып алучыларның күңелләрен күтәреп, концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә катнашучыларның һәркайсына рәхмәт белдерәбез.
Чираттагы ярминкә 1 октябрьдә булачак. Әгәр дә крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда үзләре җитештергән продукцияләрен сата алу мөмкинлеге бар икән, аларны ярминкәләрдә катнашырга чакырабыз. Белешмәләр өчен районның авыл-хуҗалыгы идарәсенә: 2-52-33 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин", - диде район авыл-хуҗалыгы идарәсе белгече Ришат Нуриев.
Искәрмә: Казанда ярминкәләр 1, 15, 29 октябрь көннәрендә, 12 һәм 26 ноябрьдә, 10 һәм 24 декабрьдә - ике атнага бер, шимбә көннәрендә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев