Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Юлыгызга бәхет яугыры-1!..

Шоферлар көне уңаеннан тапшырылган редакция йөкләмәсе алдында югалып кала яздым, язачак ике героем да Нияз исемле булып чыкты. Берсе "Сосна" хуҗалыгының баш механигы, икенчесе район почта бүлекчәсендә эшли, авылларга почта хезмәте күрсәтә. Икесе дә эшкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, хезмәт урыннарына тап төшерми торганнар. Ипле шофер, «яшь» шофер Почта бүлегендә...

Шоферлар көне уңаеннан тапшырылган редакция йөкләмәсе алдында югалып кала яздым, язачак ике героем да Нияз исемле булып чыкты. Берсе "Сосна" хуҗалыгының баш механигы, икенчесе район почта бүлекчәсендә эшли, авылларга почта хезмәте күрсәтә. Икесе дә эшкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, хезмәт урыннарына тап төшерми торганнар.
Ипле шофер, «яшь» шофер
Почта бүлегендә эшләүче Нияз Йосыф улы Муллагалиев биредә әле яшь шоферлардан санала, эшли башлавына ике генә ел, шуңа да язачагыбызны белгәч, уңайсызланып куйды. Әйе, почтада шоферлар берничә, әмма алга таба аларны да язачакбыз, почта белән бит без аерылгысыз хезмәттә, тыгыз элемтәдә эшлибез.
Бирегә килгәч тә Нияз әфәнде иске машинада йөри, аннан өр-яңасын бирәләр. Иптәш шоферлары белән чиратлашып Чепья, Шеңшеңәр зоналарына почта ташыйлар. Бер якта соңгы чик Куныр авылы булса, икенче якты - Шеңшеңәр. Чепья зонасы буйлап көненә - 180, Шеңшеңәр ягыннан 160 километр юл үтеп кайталар. Почта хезмәте хәзер газет-журналлар өләшүгә генә бәйле түгел, халыкка товар сатып план да үтәргә кирәк, коммуналь түләүләр өчен акча җыю, пенсия өләшү... Почтальоннарга тау кадәрле эшләрне Нияз Муллагалиев кебек уңган шофер егетләребез илтеп-җиткереп тора.
- Безнең эштә төп шарт - машинаның төзеклеге, чисталыгы, пөхтәлеге... һәм дә вакытка сыешу. Таш яуса да тиешле маршрутыңны үтәргә тиешсең, - ди Нияз әфәнде солдатларча җитдилек белән. - һәм юл кагыйдәләрен үтәп йөрү дә контрольдә, өлгерәм, дип чабып йөреп булмый.
Кемнең-кем икәнлеген гомер буе яшәп тә белмәскә мөмкинсең, диләр. Бәлки шулайдыр, ә менә адәм баласының сыйфатларын нигә шулкадәрле эчкәртен белү кирәк. Иң мөһиме, беренче очрашкан мизгелләрдә үк үзендә яхшы фикер калдырсын ул. Мәсәлән, Нияз Муллагалиев кебек. Узган ел редакциябезгә Сосна авылының уңган-булган почтальоны Гөлзилә апа (хәзер исә лаеклы ялда) хакында видеосюжет әзерләргә кирәк булды, миңа дигән өлеше Казан юлыннан - Балтач чигеннән үк башланасы иде - почта машинасының район чиген узып керүен төшерергә кирәк. Гаять тә нык сабырлыклар сорый торган эш булачак иде бу, шуңа да почта бүлегеннән шоферның да иплесе, сабыры, итагатьлесе кирәк дип сорарга мәҗбүр булдым, чөнки кадрга берничә мәртәбә төшерергә кирәк, кайсы гына ир затының нервылары түзәр иде икән моңа, "укынып" җибәрсә, беттең инде...Түзде, Нияз әфәнде, уфламады, зарланмады, шул бер күренешне әллә ничә мәртәбә кабатлап, чикне ялгышмасам 7-8 тапкыр гына узгандыр-урагандыр...(ә монтажлагач хезмәтебездән күз ачып йомган мизгел генә калган иде). Шул чакта аның Чын ирләргә генә хас сабырлыгына, иплелегенә, хатын-кызга карата булган хөрмәтенә сокландым. Аның белән аннан соң да очрашырга туры килде. Ул беркем белән дә дорфа сөйләшми, ачык, ягымлы йөзле. Гаиләдә тормыш иптәше Гөлсәрия белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр, уллары Булат Саба һөнәр бирү көллиятендә укый. Кызлары Диләрә Норма урта мәктәбенең 5нче сыйныфында белем ала. Гөлсәриясе Кариле балалар бакчасында тәрбияче. Күркәм гаилә бүгенге көндә Норма авылында хатынының олы яшьтәге әнисе янәшәсендә яши, Балтачтагы әниләрен дә ташламыйлар, гел булышып торалар.
Әгәр каршыгызга зәңгәр төстәге «Россия почтасы» дип язылган микроавтобус очраса, руль артында Нияз Муллагалиев булуы бик мөмкин. Чөнки ул үзенең эшен яратып башкара, коллектив та әйбәт бездә, җитәкчебез дә җайлы кеше, ди. "Хезмәт"ебезне яраткан укучыларыбызга таратуда үзеннән зур өлеш кертүче Нияз әфәндегә алга таба да уңышлы эшләр, гаилә бәхете телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250