Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Юлыгызга бәхет яугыры-2!..

Шоферлар көне уңаеннан тапшырылган редакция йөкләмәсе алдында югалып кала яздым, язачак ике героем да Нияз исемле булып чыкты. Берсе "Сосна" хуҗалыгының баш механигы, икенчесе район почта бүлекчәсендә эшли, авылларга почта хезмәте күрсәтә. Икесе дә эшкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, хезмәт урыннарына тап төшерми торганнар. Запчасть кирәк, механик?! "Сосна" хуҗалыгы механигы...

Шоферлар көне уңаеннан тапшырылган редакция йөкләмәсе алдында югалып кала яздым, язачак ике героем да Нияз исемле булып чыкты. Берсе "Сосна" хуҗалыгының баш механигы, икенчесе район почта бүлекчәсендә эшли, авылларга почта хезмәте күрсәтә. Икесе дә эшкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, хезмәт урыннарына тап төшерми торганнар.
Запчасть кирәк, механик?!
"Сосна" хуҗалыгы механигы Нияз Мөнир улы Гыйбадуллинны җәмгыятьнең машина-трактор паркында юнәттем. Тимер тавышлары ишетеп кайтырмын, дип барган идем, баксаң, техникаларны дүшәмбедән чын-чынлап ремонтлый башлыйлар икән. Ә болай үзе бөтен техниканы да кышкы саклауга куеп бетергәннәр. Бер "К-700", биш "МТЗ-1221", өч "Т-150", уналты "Беларус", алты "ДТ" тракторлары, биш комбайннары бар икән. Хуҗалыкның игенчелеге дә, терлекчелеге дә шушы техникалар белән бара. Дөрес, монда заманча, куәтле техника юк дәрәҗәсендә. Шулай да хуҗалык башкалардан калышмый, вакытында урагын да төгәлли, язгы кыр эшләрендә дә соңармый, җитештерүдә дә аксамый. Димәк, шоферлары-механизаторлары оста.
- Механизаторларыбыз бик уңган, үз эшләренең осталары, - дип куәтләде сүземне Нияз Мөнирович. - Һәрнәрсәне аңлап эшлиләр. Заманча техникага без дә кызыгабыз инде ул, хыялда да юк түгел. Алга таба алары да булыр. Ә хәзергә булганын кадерләп, хуҗалыкның сезонлы һәрбер эшен вакытында тәмамлап баруны күздә тотабыз.
Кайбер хуҗалыкларда өстән кушып бетерелгән сукалар да монда юкка чыкмаган, сакланып калган. Быелгы көздә дә җир мәйданының 40 процентын сукалаганнар.
Хезмәт иминлеге кагыйдәләренә дә игътибар зурдан - эшкә кузгалганда һәр тракторчы, комбайнчы, шофер кенәгәгә кул куеп чыгып китә, бу юнәлештә аерым белгеч тә билгеләнгән. Техниканың төзеклеге, рейска җибәрүләр, ягулык-майлау материалларына җаваплылык, запчастьлар белән тәэмин итү, ремонт эшләрен оештыру - баш механик вазыйфаларының төп юнәлешләре. Коллектив белән аңлашып эшләү һәрнәрсәне дә җайга салып башкарырга ярдәм итә.
- Яшьләр җитми безгә, яшьләр, - дип өзгәләнә Нияз Мөнирович. - Мәхмүт абый (Зарипов), Фарук абыйга (Закиров) алмаш кирәк, остазларыбызның отышлы эш алымнарын өйрәтеп каласы иде. Ринат Сафиуллин исемле остазыбыз бар, ул да лаеклы ялда инде, бик кирәк вакытларда чакырабыз, рәхмәт, килә, каршы сүз әйтми, менә аның да эш үрнәкләрен яшь хезмәткәргә өйрәтәсе иде.
Яшьләр бөтенләй үк юк түгел. "Хезмәт"ебездә еш макталучы, берүзе әллә ничә эш башкара алучы тракторчы Нәҗипов Рәдисләре бар, Рүзәл Зыятдинов та өметле механизатор, электрчы Данис Зариповтан да канәгать механик.
Һәр төр хезмәт буенча норманы арттырып үтәгәннәргә кызыксындыру чарасы ниятеннән ашлыгы-печәне-саламы бирелә, премия дә карала, бу шимбәдә машина-трактор паркында Шоферлар көнен билгеләп үтәчәкләр.
- Бездә, гомумиләштереп, Механизаторлар көне дип йөртелә ул, - ди Нияз әфәнде. - Форсаттан файдаланып, механизаторларыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм, беренче чиратта сәламәтлек телим. Эшләр булып торсын, тынычлык, гаилә бәхете, бергә-бергә эшләргә язсын. Хәзер машина-тракторларга яраклы запас частьлар күп, эзләп еракларга йөрисе юк, сайлап ала белергә генә кирәк. Бу очракта механизаторларның үзләренә дә таянабыз, чөнки алар үзләренең техникаларын яхшы белә, җаннары-тәннәре белән тоемлый.
Яшьлегеңдә сайлаган һөнәрне тормышка ашыру үзе бер бәхет. 1973 елгы Сосна авылы егете Нияз Гыйбадуллин да Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый, «Балтач сөт-май комбинаты»нда эшләп ала, әмма туган авыл җилләре барыбер үзенә тартып "менгезә", 2002 елда "Сосна" хуҗалыгында эшли башлый һәм 2010 елдан баш механик итеп билгеләнә. Карадуган кызы белән гаилә корып җибәрә, Фәүзиясе авылга якын сөт-май комбинатында эшли.
Районыбызның һәр хуҗалыгында, транспорты ишле оешма-предприятиеләрдә инженер-механиклар бар. Алар шоферларның, механизаторларның таянычы, киңәшчесе, булышчысы. Әгәр шулай булмаса, хуҗалыкларыбыз торгынлык елларында да сакланып кала алган булыр идеме?! (Запчасть эзләп Украинага кадәр чапкан чакларын күпләр еш искә ала). Техниканың кадерен белеп, хәзерге заман шартларына яраклашып эшли белгән уңган-булган, хезмәт сөйгән шоферларыбыздан гадәттән тыш хәлләр һич көтелмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250