Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Юлыгызга бәхет яугыры-3!..

Шоферлар көне уңаеннан тапшырылган редакция йөкләмәсе алдында югалып кала яздым, язачак ике героем да Нияз исемле булып чыкты. Берсе "Сосна" хуҗалыгының баш механигы, икенчесе район почта бүлекчәсендә эшли, авылларга почта хезмәте күрсәтә. Икесе дә эшкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, хезмәт урыннарына тап төшерми торганнар. "Булдыклы егетләр эшли бездә" «Шоферларымны гына...

Шоферлар көне уңаеннан тапшырылган редакция йөкләмәсе алдында югалып кала яздым, язачак ике героем да Нияз исемле булып чыкты. Берсе "Сосна" хуҗалыгының баш механигы, икенчесе район почта бүлекчәсендә эшли, авылларга почта хезмәте күрсәтә. Икесе дә эшкә җаны-тәне белән бирелгән кешеләр, хезмәт урыннарына тап төшерми торганнар.
"Булдыклы егетләр эшли бездә"
«Шоферларымны гына мактап әйтим әле, - дип, безнең белән элемтәгә керде «Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы» җәмгыятеннән Мулланур әфәнде. - Районыбызның 24 авыл халкын су, җылылык белән тәэмин итеп, ташландык суларны түгеп, чистартып торуда безнең хуҗалык механизаторлары, шоферлары хезмәт куя. Һәлакәтләр, хәвеф-хәтәрләр була калса да алар кирәк. Экскаваторчы Зиннур Нуриев останың да остасы, кирәк икән, кабинасыннан төшеп, өзек торбаларны да ялгый, көрәк алып чокырын да казый. Кран белән автовышкада эшләүче Альберт Әгълиуллин техниканы яхшы белүче, алыштыргысыз шофер. Ассенизация машиналарында озак еллар Дамир Гыйләҗев, Фәргать Садыйков эшли. Аксакалыбыз Сәетгәрәй Рамазанов лаеклы ялда булуга карамастан, ихтыяҗ булганда дүрт машина шоферын алыштырырга сәләтле. Үзтөягечтә эшләүче Илдар Җәләлов - профессиональ механизатор. Автобуста һәм җиңел машиналарда йөрүче Әмир Зыятдинов, Рафаэль Садыйков та җәмгыять эшчәнлегендә зур роль уйный. Коллектив бик бердәм, тырыш, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус яшиләр. Әнә шундый булдыклы егетләр эшли бездә. Соңгы елларда чистарту корылмасына һәм су челтәрләренә капиталь ремонт ясауда, реконструкцияләүдә дә актив катнаштылар».
Чыннан да, әгәр коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре булмаса, яшәешебез ни дәрәҗәдә булыр икән?! Туңсак кем җылытыр, кем эчәр сулы итәр, пычрак суны кем түгәр дә, кем чисталыгыбызны тәэмин итәр... Чүпләрне җыеп китсәләр генә дә рәхәт булып китә бит...Әйтерсең лә, җилкәләрдән өелеп торган авырлык төшә. Эшнең берсе дә кулга ябышмый, ди өлкәннәр. Чиста эшне кем дә эшли, ә менә көнкүрештәге каты, сыек калдыкларны урнаштырып баруга бөтен кеше тартыла да, булдыра да алмый. Бигрәк тә хәзерге уңайлы шартларга камил заманда. Аларга рәхмәт белдерсәк тә урынлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250