Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Заман белем таләп итә (фото)

Эх, бер ун-егерме ел элегрәк бу эшләр башкарылса, бүген күпкә җайлы булыр, иде диештеләр килгән кунаклар.

Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсаң да, бүгенге көндә катлаулы, зур егәрлекле техника һәм җиһазларны кулланмыйча уңышка ирешеп булмый.

Терлекчелек өлкәсендә алдынгы хуҗалыклар заманча саву заллары һәм терлекчелек биналары булдырып уңышка ирешәләр. Ә аларның һәркайсы компьютер программалары, биремнәре белән эшли. Азык-төлек рационнарын көйләү дә бүгенге көндә программалар кулланып башкарыла. Югары егәрлекле тракторлар, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю комбайннары, заманча чәчү комплекслары — болар барысы да заманча белемне таләп итә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча белемне Норма авылында урнашкан Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалында бүгенге көндә биреп буламы, укучылар, укытучылар моңа әзерме, яңа профессияләр бу уку йортында булачакмы — болар турында район авыл хуҗалыгы предприятияләреннән килгән баш инженерлар колледж белән танышканда, фикерләшкәндә уйландылар. 

300 миллион сумга якын төшкән ремонт үткәрү, җиһазлар булдыру, һичшиксез, авыл хуҗалыгына кадрлар әзерләүдә ныклы этәргеч булачак. Эх, бер ун-егерме ел элегрәк бу эшләр башкарылса, бүген күпкә җайлы булыр, иде диештеләр килгән кунаклар.

Ничек кенә булмасын, кадрлардан башка булмый һәм бу мәсьәләдә баш инженерлар да уйлансыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев