Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үзләре хуҗа, үзләре хезмәткәр

Иске Торҗа фермасында безне уйнаклап йөргән атлар каршы алды.

Төп капка бикле, әмма кардаларның ишеге ачык булу мине башта аптырашта калдырды һәм беренче уй да: "Биредә мөстәкыйльлек" булды. Ялгышмаганмын, зур территориягә 23 баш ат, берничә үгез "хуҗа" булып чыкты. Терлекчеләр Валерий Исьмеков белән Юрий Антоновның өйләренә кайтып киткән чаклары иде. Хуҗалар булмагач, территория эченә үтәргә батырчылык итмәдем. Хәер, капкадагы зур йозак та шуңа ишарәли иде. Кайтыр юлга кузгалгач, терлекчеләр белән очрашып сөйләшәсе иттем. Болын кадәр территориягә үзләре хуҗа, үзләре хезмәткәр икән.
- Мин үзем армиядән кайтканнан бирле колхозда эшлим. Тормыш иптәшем Ирина белән биш бала тәрбияләп үстердек. Кызыбыз үз тормышы белән яши, малайлар әлегә мәктәп яшендә, - ди Юрий Антонов.
Элек гөрләп торган ферманың акрынлап сүнә барганына бик борчыла авыл агайлары. Инде булганы бетә күрмәсен, дип тели алар. Аңлашыла да, эшле дә, ашлы да иткән ферма төп керем чыганагы шул.

Фото: http://d2me0fuzw8a1c5.cloudfront.net/files/img1/3377/14.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250