Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Зөлфәт Исрафилов белән хушлашу сүзе

Зөлфәт Исрафиловның район тормышын тотрыклы алып бару өчен куйган хезмәтләрен бәяләп бетергесез

Олпат затлар китә... Пәнҗешәмбе көнне үзенең олуг һәм күркәм хезмәтләре белән районыбыз тормышында зур роль уйнаган Исрафилов Зөлфәт Зыятдин улы белән хушлаштык.

Исрафилов Зөлфәт Зыятдин улы 1941 елның 15 февралендә Яңгул авылында туа.

1959 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлап чыкканнан соң бер ел «Яңа тормыш» колхозында эшли. 1965 елда Казан ветеринария инс-титутын тәмамлап, ветеринария табибы белгечлеге ала. 1965-1966 елларда бер ел хәрби хезмәттә була. 1967 елның башыннан Балтачтагы терлек авыруларына каршы көрәш станциясенә эшкә килә. 1969 елның октябрь аена кадәр ветврач -эпизоотолог вазыйфаларын башкара, аннан соң унике ел ветстанциянең баш табибы урынбасары була. 1981 елдан әлеге станцияне җитәкли, берүк вакытта районның баш ветеринария табибы да була. 2003 елга кадәр җитәкче булып эшли, аннан соң да әле, 70 яшенә кадәр инспектор булып хезмәт куя.

Зөлфәт Исрафиловның район тормышын тотрыклы алып бару өчен куйган хезмәтләрен бәяләп бетергесез. Аның һәркөнлек тырыш хезмәте бәрабәренә районның терлекчелек өлкәсендә дәвалау, профилактика, сәламәтләндерү һәм ветеринария-санитария чаралары үзвакытында максатчан рәвештә гамәлгә ашырылды, эпизоотик халәт уңай шартларда камилләште. Шәхсән үзе маллардагы йогышлы чирләрне юкка чыгаруны оештырды, мөгезле эре терлекләрдәге лейкоз чирен бетерү өстендә нәтиҗәле эшләде. Үзенең зур тырышлыгы, булдыклылыгы, хезмәт сөючәнлеге, тынгысызлыгы белән район хуҗалыкларында терлекчелек тармагының стабильлеген тәэмин итүгә һәм аның тотрыклы үсешенә ирешүдә олы хезмәт куйды. Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Зөлфәт Исрафиловка 1982 елда Татарстан АССРның атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исем бирелде. 1983 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Хушыгыз, Зөлфәт Зыятдинович. Караңгы гүрләрегез якты, тар каберләрегез киң, урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын. Дөньялыкта кылган саваплы эшләрегез, файдалы гамәлләрегез якты мирас булып буыннардан-буыннарга күчәр, Сезнең төпле киңәшләрегез, акыллы фикерләрегез беркайчан да онытылмас, хәтерләрдән җуелмас, йөрәк түрләрендә сакланыр. Мәрхүмнең балаларының, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез.

Балтач район Советы, район башкарма комитеты, район ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев