Шоферлар күтәренке рухта, эшләрен намуслы башкара
Балтач районының «Агрохимсервис» җәмгыяте игенчелекне үстерүгә актив ярдәм күрсәтә. Басуларны известьлау һәм ашлама белән тәэмин итү белән беррәттән, үз җирләрендә дә игенчелек эшләрен алып бара.
Бүгенге көндә «Агрохимсервис»лылар Сәрдек авылындагы үз җирләрендә арпа суга. Уңыш күләме югары булырга вәгъдә бирә. Шоферлар күтәренке рухта, эшләрен намуслы башкара.
Нет комментариев