Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Активист» басуларында язгы кыр эшләре гөрли

Соңгы елларда төп басымны кукурузга ясыйбыз, 500 гектардан ким булмаган мәйданда игәбез аны, ди баш агроном

Язгы чор... Ул үзенең уяна башлаган табигате белән дә, басу-кырлардагы трактор гөрелтесе белән дә, кошлар сайравы белән дә күңелгә үтеп керә. Узган ел бу вакытта язгы чәчүгә әле яңа тотынып кына килсәләр, быел инде санаулы көннәр эчендә эшләрне бетереп тә куярга җыена районыбыз хуҗалыклары.

«Активист» хуҗалыгы да экваторны узган инде. Май бәйрәмнәренә кадәр эшләрне төгәлләп тә куярга планлаштыралар.

Әлеге хуҗалыкта без чәршәмбе көнне булдык. Язгы кыр эшләрендә катнашасы барлык техникалары да басуда. Дым барда эшләп калырга кирәк, дип бер минутны да әрәм итмичә эшләргә ашыгалар. Чәчү эшләрен башкаручы тракторчылар язның иртә килүен дә, әле болай иртә чәчәргә чыкканнары булмауларын да ассызыклап уздылар. Берсе дә озаклап сөйләшеп тормый, туктаган арада чәчкечләр артында йөрүче ярдәмчеләр ашлама, симәнәнең күпме булуын, агрегатка таш яки башка әйбер кысылмаганмы, шуны тикшерәләр дә, янәдән эшкә керешеп китәләр. Ә без инде хуҗалыктагы эшләр белән таныштыру өчен баш агроном Иван Константиновка мөрәҗәгать иттек.

 

– Сүземне көзге культуралар – уҗымнардан башлыйм. Көзге чәчүне август ахырында башкарып куйдык, 150 гектарга көзге бодай чәчтек, арыш бөтенләй дә чәчмәдек. Елдан-ел көзге чәчү мәйданнарын киметәбез, чөнки чәчкәннән соң яңгырлар сирәк ява, тишелгән җире тишелә, тишелмәгән җире ачыграк кала инде, сентябрьдә яуган яңгырлардан соң уҗымнар уңайланып, күтәрелеп киттеләр. Кыш җылы булгач, кышлавы да яхшы булды, әгәр кышның болай киләсен белгән булсак, без аны күбрәк мәйданга да чәчкән булыр идек. Ел елга ошап килми шул.

 

Яз иртә килү сәбәпле, март ахыры апрель башында күпьеллык үләннәрне дә, уҗымнарны да тукландырып куйдык. Аларның халәте бүгенге көнгә әйбәт. Зяб тырмасына 12 апрельдә чыктык. Бүгенге көндә чәчү эшләре дә тулы көченә бара. Узган ел 22 апрельдә чәчүгә чыккан гына булсак, быел ул көнгә безнең эшләрнең экваторы узган иде инде. 1405 гектар чәчеләсе мәйданның 22 апрельгә 805 гектары чәчелгән иде. Болай иртә чәчкән елны мин әле хәтерләмим. Алай да һава торышы болай җылы гына тормас шул, суыклар әйләнеп килә диләр.

 

Узган ел терлек азыгы әзерләү яхшы барды, быел да шулай булсын иде дип телибез. Бер шартлы терлеккә азык берәмлегеннән исәпләгәндә, 50 килограммнан артыграк азык әзерли алдык. Азык запасы да күп калды. Ел ярым, ике елга җитәрлек терлек азыгыбыз бар. Сыйфатына да зур игътибар бирәбез. Соңгы елларда төп басымны кукурузга ясыйбыз, 500 гектардан ким булмаган мәйданда игәбез аны. Борчак та үстерәбез. Болар барысы бергә мул сөт чыганагы булып тора, – дип ассызыклап узды баш агроном. Чыннан да, терлек азыгының сыйфатлы булуы сүздә генә түгел биредә. Сөт саву күләме буенча әлеге хуҗалык ышанычлы адымнар белән алга барып, алгы урыннарга менеп килә.

 

Хуҗалыкта елның-елында техникалар да яңартылып тора. Заманча, зур егәрлекле техникага өстенлек биреп, кадрлар белән проблемалар килеп чыкмасын өчен дә алдан кайгыртып эшлиләр. Бу юнәлештәге киләсе елга булган төп максатлары – чәчү комплексы алу.

 

– Безнең ел саен техникалар алынып тора. Быел уҗымнарны тукландырганнан соң, яңа 24 метр киңлектәге тырма белән тырмалап чыктык. Бик уңайлы агрегат. Кыйммәт булса да, «Туман» агрегаты да алдык. Ул безгә бик кирәк иде инде. Яңа комбайн алдык. Ел саен шулай яңартып торганлык белән хуҗалыктагы техникаларны иске димәс идем. Техника да яңартыла, төзелеш эшләре дә бара. Бүгенге көндә амбар алдында яңа ашлык киптергеч эшлибез, зур симәнә склады төзибез, – ди Иван Константинов. Шул ук вакытта кадрлар мәсьәләсендә дә үз фикерен әйтеп уза: «Кадрлар белән кытлык бөтен җирдә дә бардыр инде ул. Бер механизатор ике техника иярләү безнең хуҗалыкта да бар. Эш күп вакытта лаеклы ялда булган шоферларыбыз Иван Миронов белән Альберт Максимов ярдәмгә киләләр. Пенсия яше җитеп килүче шоферларыбыз да бар.

 

Туган җиреннән китмәгән яшьләребез дә, шулай ук практика үтәргә кайтучы студентларыбыз да бар. Бүгенге көндә Артур Кугергин белән Ринат Хәкимов бездә практика үтәләр, чәчү эшләрендә ярдәм итәләр. Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда эшләүче, җаваплы чор – язгы кыр эшләре вакытында тырышып хезмәт куючы һәркемгә рәхмәтемне ирештерәсем һәм алар белән таныштырып та үтәсем килә. Тракторчы Рафис Сафиуллинга чәчү эшләрендә Василий Петухов ярдәм итә, шоферлар Иван Миронов белән Николай Шакаев симәнә һәм ашлама ташып торалар. Танылган комбайнчыбыз Виктор Федоров та чәчүдә. Аңа Валерий Федоров белән Артур Кугергин ярдәм итәләр, шоферлар Ренат Волков, Альберт Максимов, Геннадий Семенов ашлама һәм симәнә ташып торалар. Тракторчы Петр Романовка чәчү эшләрендә Ринат Хәкимов, шоферлар Алексей Колесников белән Реваль Волков ярдәм итәләр. «К-742» тракторы белән Иван Изер-гин тырмалау һәм сукалау эшләрен башкара. Игорь Иванов белән Валерий Соловьев шулай ук тырмалау хезмәтендә. Андрей Колесников, Рудольф Изер-гин, Евгений Васильев күлтиләүдә хезмәт куялар. Амбар алдындагы эшләрне – симәнә төяүне, симәнәләр агулауны Вадим Шакаев белән Алексей Халтурин башкаралар».

 

20 апрель көнне христианнар Пасха бәйрәмен билгеләп узды. Ул көнне күп булмаса да, яңгыр да явып узды. Пасхада яңгыр яву әйбәтме дип кызыксынам Иван әфәндедән. Әйе, Пасха көнне көн болытлы булса, яңгыр яуса, ул елны уңыш уңа, диләр. Шулай буласына мин дә ышанам, ди баш агроном. Моңарчы көндәлегенә язып барган күзәтүләре дөрескә туры килгән, бу юлы да шулай булсын иде дә, маңгай тире белән җир куенына салынган бөртекләр мул уңышлары белән сөендерсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев