Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Әле соң түгел

Район авыл хуҗалыгы җитештерү предприятие-се җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре «Борнак» күмәк хуҗалыгының терлекчелек комплексына җыйналдылар. Сәбәбе – бер ел дигәндә сафка бастырылган 600 башка исәпләнгән савым сыерлары өчен төзелгән заманча торак белән танышу иде.

Соңгы елларда «Борнак» хуҗалыгы еллык эшчәнлек буенча күмәк хуҗалыклар арасындагы рейтингта районда алдынгылар исәбеннән йөри. Монда бар тармакка тигез караш бар, ә шулай да акчаның төп чыганагы булган терлекчелек аерым игътибар үзәгендә.

Иң элек хуҗалыкта терлекчелек тармагының нигезе булган терлекләргә сыйфатлы, зур энергияле азык булдыру максат итеп куелган. Бу очракта нәкъ менә вакытында салынган сенаж-силосның сыйфатына зур игътибар бирелә. Җитештерүнең икътисади яктан төп күрсәткечләренең берсе — рентабельлек һәм бу юнәлештә сакчыллык та үзенең нәтиҗәсен ачык күрсәтә.

— Сакчыллык белән генә әллә кая барып булмый, бүгенге көндә үсеш өчен нык җирлек кирәк икәнен аңларга безгә дә вакыт җиткәнен тойдык, — ди хуҗалык җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов. 2025 елны терлекчеләр заманча савым залында эшли башладылар. Җитәкче белән фикерләшкәндә: — Бу эшкә керешкәнче күп исәпләдек, чутладык, икеләндек, фикерләдек, ахыргы нәтиҗәдә төзергә тотындык. Берничә ел алдан бу эшкә алынган булсак, бәлки күбрәк тә откан булыр идек, әмма ул чакта фикеребез өлгереп тә җитмәгәндер, — ди ул бу төзелеш турында. — Заманча савым залында берьюлы 40 баш терлек, көндәлек 600 башка кадәр сыер савылачак. Шөкер, Италиядән кайтарылган параллель саву залы җиһазлары тоткарлыксыз эшләп торалар, 3 сыер савучы, ял көннәрен чиратлаштырып, шатланып, нәтиҗәле эшләп киләләр.

Яңадан утырып, хисаплап карагач, төзелгән савым залы янына 600 башка исәпләнгән савым сыерлары өчен торак төзергә алыналар. 2024 елның 4 ноябрендә яңа бинага беренче субай сугыла. Шушы көннән башлап җитәкченең бу төзелешкә көндәлек килмичә калганы булмаган. Барлык төзелеш эшләрен «Союзстрой» оешмасы башкарып чыга. Чыгымнары да аз түгел, савым залы белән бергә 250 миллион сумга төшкән. Хуҗалык әлеге зур чыгымнар сорый торган төзелешне кредит алмыйча, үз акчасына, үз көченә таянып башкарып чыккан. 

Файдалануга тапшырырга әзер торак белән танышу вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Менә бит, тәвәккәлләп эшне башлагач була, бу очракта хуҗалык җитәкчесенә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Дөрес, бу карарга килү Рәфкать Нәкыйповичка бик җинел бирелмәде, ә шулай да барысын чутлап, исәпләп, төзегән башка хуҗалыклардан үрнәк алып, төзелешкә алынды, нәтиҗәсе күз алдында. Бүгенге көндә заманча терлекчелек комплекслары булмаган хуҗалык җитәкчеләренә уянырга вакыт, болай да вакытны кулдан ычкындырабыз, әмма бу әһәмиятле эшкә алынсагыз, әле соң түгел. Ә менә иртәгә соң булырга мөмкин», диде. 

Район башлыгы бүгенге көндә 100, 200 башка исәпләгән терлек торакларында мул сөт савып булмаганлыгына тагын бер кат басым ясап әйтте. Дөрес, заманча биналарга күчү зур җаваплылык сорый, монда инде технологияне саклау уңайлы булса да, башка яклары — терлекләр белән идарә итү, авыруларга каршы чаралар үткәрү, һәр сыерның күпме сөт биргәнен, аның орлыкландыру, бозаулату вакытларын көндәлек компьютерда чагылдырып, анализ ясап бару сорала. Сыер савучыларның эше күпкә җиңеләя, анысы бик әйбәт, шул ук вакытта бу торакта, савым залында белгечләр эшенең әһәмияте тагын да арта, алардан зур җаваплылык сорала. 

— Инде бер җыелышта әйткәнем бар — мондый залда, торакта сыер савучының үзе тәрбияли торган сыеры юк, «Сандугачлар», «Карлыгачлар» чоры узды, сыерлар турында барлык мәгълүмат компьютерда һәм аңа таянып, белгечләр сөт җитештерүнең арттыру юлларын ачып бирергә тиешләр. Хуҗалыкларның селекция, ветеринария табибларының, ясалма орлыкландыру өчен җаваплы белгечләрнең хезмәте дә, соңгы нәтиҗәдән чыгып, тиешенчә бәяләнергә тиеш, — диде Рамил Нотфуллин.

Әйе, тормыш агышы бик тиз, һәр өлкә, шул исәптән авыл хуҗалыгы тармагы да зур үзгәрешләр кичерә. Моның шулай икәненә район ветераннар Советы оештырган лаеклы ялда булган җитәкчеләрнең район буенча булган сәяхәттә алган тәэсирләре дәлилли. 3 автобуска утырып, алар Борнак терлекчеләр комплексындагы үзгәрешләр белән танышырга килделәр. Аңарчы алар Шубан авылында фельдшер-акушерлык, мәдәният йорты, балалар бакчасын да үзенә туплаган Шубан төп мәктәбендә, Урта Көшкәт мәдәният йортында булдылар. Озак еллар хуҗалык рәисләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район башкарма комитеты җитәкчесе булып җаваплы эшләрдә эшләгән ветераннар, бу яңа терлекчелек комплексында булганнан соң, үзләренең гаҗәпләнүләрен яшермәделәр. Алар гына түгел, төрле тармакта эшләгән җитәкчеләр дә Борнак хуҗалыгында мондый зур эшләрнең башкарылуына соклану белдерделәр.

Киләчәктә районыбызның барлык күмәк хуҗалыклары терлекчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту, терлекләрне тәрбияләүдә югары технология кулланырга мөмкинлек биргән заманча мегафермалар булдырып, заман белән бергә атласалар, районыбыз хезмәтчәннәренең уңышлары тагын да саллы, күркәм булыр, дип уйлыйбыз.

Фотолар: Вакыйф Зәкиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү