Александр Семенов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар эшләгән фидакарь хезмәте өчен райондашыбызны бүләкләделәр
Шушы көннәрдә Арча районында «Терлекчелек һәм азык җитештерү» буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше Департаменты директоры Сергей Воскресенский, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, 21 район, авыл хуҗалыгына кагылышы булган төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә, авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар эшләгән фидакарь хезмәте өчен, райондашыбыз, «Активист» хуҗалыгының баш зоотехнигы Александр Валерьевич Семенов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ихлас күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев