Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Алмаз Исрафилов: «Барлык йорт хайваннарына да ел саен котыруга каршы мәҗбүри рәвештә прививка ясалырга тиеш!»

Йорт хайваннарына бушлай вакцинация уздыру өчен, Балтач, Комсомол урамы, 44нче йорт адресы буенча Балтач ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин

Котыру авыруын профилактикалау

Котыру авыруы — үзәк нерв системасын зарарлый һәм еш кына үлем белән тәмамлана торган куркыныч йогышлы авыру.
Кешегә ул котыру вирусы йоктырган хайваннар тешләгәндә, тырнаганда яки селәгәе аша йога. Шулай ук зарарланган хайванның төкереге авызның, күзнең яки борын куышлыгының лайлалы тышчаларына эләккән очракта да инфекция йоктырырга мөмкин.

Котыру авыруын профилактикалау вакцинацияне, кыргый һәм хуҗасыз хайваннар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне үз эченә ала. Россиядә котыру авыруын кузгатучы төп чыганаклар булып йорт этләре һәм мәчеләр тора. Ә кыргый хайваннар арасында — төлкеләр, ярканатлар, керпеләр, бурсыклар, бүреләр һәм янутсыман этләр. Авыру сыерлар, сарыклар, атлар яки кимерүчеләр белән контакт нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.

Котыру авыруы Россия Федерациясенең бөтен территориясендә очрый. Авырулар елның барлык сезоннарында, әмма ешрак — җәйге-көзге чорда барлыкка килә.

Инкубация чорының вакыты төрлечә (10 көннән 7 айга кадәр), ләкин авыру симптомнары күренүгә кадәр вакыт 3-6 атна тәшкил итә. Инкубация чорының озынлыгы тешләү урынына (башка якынрак булган саен, инкубация кыскарак), кием-салым һәм башка факторларга бәйле.

Котыру авыруы тешләү урынында неврологик билгеләр барлыкка килүдән, эч пошу, косудан башлана. Вирус йоктыручылар йокысызлыктан интегәләр, гомуми хәлсезлек, йөрәк-кан тамырлары, борчу хисләреннән зарланалар, кешеләрдән качалар. 2-3 көннән температура күтәрелә, көчле борчылу, курку хисе башлана. Су куркынычы (гидрофобия) барлыкка килә. Гадәттә, авыру башланганнан соң 4-6 тәүлек үткәч үлем белән тәмамлана.

Гражданнар арасында котыру авыруы йогу куркынычын киметү максатыннан, Роспотребнадзор түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә чакыра:

  • хайваннарны махсуслаштырылган ветеринария тикшерүе булган оешмалардан гына сатып алырга;
  • йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына котыру авыруына каршы вакцинация үткәрергә;
  • сукбай хайваннар белән контактка кермәскә, аларны кулдан ашатмаска, сыйпамаска;
  • ветеринария тикшерүеннән башка авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын мөстәкыйль суюны һәм юк итүне гамәлгә ашырмаска;
  • билгесез хайваннар белән элемтә, аларның тешләве, тырнавы, ялавы булган очракта, тиешле ярдәм күрсәтүне сорап, кичекмәстән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балтач ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Зөлфәт улы Исрафилов билгеләп узганча, барлык йорт хайваннарына да ел саен котыруга каршы мәҗбүри рәвештә прививка ясалырга тиеш. «Хәтта хайван урамга чыгып йөрмәсә дә вакцинация ясату зарур. Әлеге процедураны ел саен бистәдә һәм барлык авыл җирлекләрендә уздырып киләбез. Йорт хуҗаларына вакцина ясату көннәре, график нигезендә, алдан ук хәбәр ителә».

Йорт хайваннарына бушлай вакцинация уздыру өчен, Балтач, Комсомол урамы, 44нче йорт адресы буенча Балтач ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар: 2—59—57, 2—62—57.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев