Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Алмаз Шиһапов: “Тракторда йоклап үскән малай мин”

"Хезмәт"ебез сайтында "60 мең сумлык сумка районда кемдә бар" дигән язма чыккач һәм аның Салавыч авылы егете Алмаз Шиһапов та барлыгын белгәч, сумка иясе белән кызыксынучылар артты. Ә сумка иясе, белгәнегезчә, "Татарстан" җәмгыятенең баш агрономы, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйге җиңүчесе һәм әлеге агроном сумкасына лаек булучы.

Алмаз Салавыч балалар бакчасында тәрбияләнеп, Салавыч урта мәктәбендә белем алып үскән егет. Укыганда ук ул җир кешесенә хас сыйфатларга ия иде, аны табигатьтәге ел фасыллары алышынуы да битараф калдырмады, туфрактагы төрле үзгәрешләр дә җәлеп итте. Уңганлыгы, тырышлыгы белән районга гына түгел, хәтта республикага ук мәгълүм алдынгы механизатор, "Социалистик Татарстан" колхозының чөгендер игү звеносын һәрчак югарылыкта тоткан абруйлы Халит Шиһаповның улы бул да, ничек инде сабый чактан ук Җир сулышын тоймый үс, ди! Җир улының улы бит! Әнә, үзе дә: "Әтинең трактор утыргычы артында йоклап үскән малай мин", дип шаярта. Мәктәпне тәмамлагач, Алмаз да югары уку йортына юл ала, әмма колхозчы баласына ишек ачып куймаганнар шул анда... Егеткә кире авылга кайтырга туры килә, абыйсы эшләгән Норма һөнәр лицеена укырга керә, ЭВМ операторы белгечлеге ала, аннан аны ул чактагы җәмгыять рәисе Рамил Нотфуллин учетчик итеп эшкә ала. Алмаз читтән торып, хыялындагы уку йортына - Казан авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультетына укырга керә. Югары белем алуга аны орлыкчылык буенча агроном итеп билгелиләр. Тәҗрибәле агрономнар Фәрит Хөрмәтуллин, Габделбәр Гарифуллин янәшәсендә өйрәнеп йөрүләр бушка китми, яшь агрономның эшкә булган сәләте-дәрте-кодрәте аны баш агроном итә. Таң белән бергә торып басу әйләнүләр, һәр шытым уҗым өчен борчылулар, көзге уңышка кадәр җан тынычлыгы тапмаулар...
- Бүгенге көндә ашлама туплау белән мәшгульбез, - ди Алмаз Халитович. - Яңа елга кадәр тәэсир итү маддәсендә 40 килограмм тупларга тиешбез, аннан, киләсе елда 100 килограммга кадәр җиткерү шарт. Әлегә 1 гектарга 35 килограмм гына тупланган килеш. Җәмгыятебез Казанның элиталы орлыклар ассоциясендә дә тора. Шуңа күрә элиталы, супер элиталы, югары репродукцияле орлыклар әзерләү өстендә эшлибез. Орлыкларыбызны мактыйлар, районда да сатып алалар, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән киләләр, аеруча Ульяновск яклары бездәге иген орлыкларының бәрәкәтен күрә.
"Татарстан"ның 3807 гектар иген басуы бар, шуның 810 гектар мәйданында көзге культуралар, 950 сендә күпьеллык үләннәр. Соңгы елда җәмгыять малларына ашату өчен "Люпин" исемле аксымга бай борчак культурасы үстерә башлаганнар, 2013 елдан бирле кукурузны да, шулай ук терлекләргә ашатырга, орлыкка игә башлаганннар. "Татарстан"ның бәрәңге үстереп сату буенча гаять тә уңышлы эшләгән чаклары бар иде, хәзер исә бәрәңгенең гектарын киметкәннәр, 100 гектарда гына утырталар.
- Хәзер дә начар эшләмибез, - ди баш агроном. - Безнең максат, аз мәйданнан күп уңыш алу. Төмән якларыннан "Гала" сортлы бәрәңге алып кайтып утырттык, уңышы әйбәт чыкты, сәүдәдә яхшы үтә. Казан базарларына баргач та кулланучылар сары бәрәңгеләребезне кулга алып, «Гала»мы, дип сорыйлар. Тагын "Рокко" дигән кызыл бәрәңге үсә. Әле менә июльдә үк өлгерә торган, иртә сорт бәрәңге үстереп карау идеясен тәкъдим итәргә торабыз. Бәясе дә әйбәт, тәмле дә, ихтыяҗ бар.
Җитәкчелек тә яшь булгач, яшь агрономга аңлашып, үз фикерен белдереп эшләү тагын да җайлы. Җәмгыять рәисе Айнур Нотфуллинның аңлавын тоеп, киңәшләшеп, бер фикергә килеп эшләү яшь белгечкә алдагы көнгә, яңа хезмәт уңышларына стимул бирә, хезмәт кешесенә булган хөрмәтне күрсәтә. Тәэминатчы Фарук Гыйльметдинов, амбар мөдире Иңгел Мөхәммәтҗанов та Алмазга һәрвакыт терәк икән, ярдәм кирәк чакта лаеклы ялдагы Габделбәр абый да килә, булыша, киңәшен бирә, ди ул.
Алмаз бүгенге көндә тормыш иптәше Гөлия, игезәк кызлары Сылу һәм Зифа белән (рәсемдә) үзләре салып чыккан йортта гомер кичерә.
Алмазның хезмәте җиңелләрдән түгел, ил табынын баетасы, кешелекне икмәк белән туендырасы бар... Инде бүгеннән үк аның йөрәге" Язлар ничек килер...иртәме, соңмы икән", дип борчулы уйлар белән тибә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев