Игелекле эшләр күбрәк булсын, җир йөзендә тынычлык урнашсын
Балтач гимназиясе укучылары Норма мәдәният йортында Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары өчен хәйрия концерты тәкъдим иттеләр.
Матур җырлар, дәртле биюләр яңгырады. Чыгыш ясаучылар үз талантлары белән тамашачыларны таң калдырдылар.
Барлык җыелган акчалар яралы сугышчыларга Казан шәһәренең хәрби госпиталенә кирәкле акчалар алуга тотылачак.
Нет комментариев