Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында профилактик әңгәмә үткәргәннәр
Бу төр чаралар студентлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлыкны ныгыту максатын күздә тота, бу исә аларның киләчәктә юлда үз-үзләрен дөрес тотуында ярдәм итәчәк
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Һадиева һәм Балтач районының дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчесе Марат Габдрахманов 12, 13 һәм 24 төркем студентлары өчен профилактик әңгәмә үткәргәннәр.
Әңгәмә барышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, транспортта йөрү кагыйдәләре, аварияләрне булдырмау һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшкәннәр.
Лилия Һадиева һәм Марат Габдрахманов студентларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген, куркынычсызлык чараларын һәм юлда игътибарлы булуның кирәклеген аңлаткан. Җитәкчеләр шулай ук студентларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биргән.
Бу төр чаралар студентлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлыкны ныгыту максатын күздә тота, бу исә аларның киләчәктә юлда үз-үзләрен дөрес тотуында ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев