Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында укучылар, ата-аналары кунакта булды
Авыл хуҗалыгы

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында укучылар, ата-аналары кунакта булды

Мөгаллимнәр исә уку процессының барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде һәм әти-әниләр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында Салавыч күппрофильле лицее укучылары һәм аларның ата-аналары кунакта булды.

Кунаклар иң элек уку йорты белән танышты. Мөгаллимнәр исә уку процессының барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде һәм әти-әниләр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

— Бездә һөнәр үзләштергән егет-кызларның эшсез йөргәне юк. Инде укыган вакытта ук, үзләре практика үткән оешма җитәкчеләре, аларның белемнәрен, эшкә омтылышларын күреп, үзләренә эшкә чакыралар, — ди көллият директоры Рәис Галиев.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев