Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында узды
Студентлар көне уңаеннан, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең икенче филиалында «Факел» клубы хезмәткәрләре студентлар өчен мавыктыргыч күңел ачу чарасы уздырдылар.
Студентлар үзләренең зирәклекләрен, эрудицияләрен, тапкырлыкларын, төрле кызыклы, оригиналь һәм мавыктыргыч уеннарда, конкурсларда һәм күңел ачуларда җитезлекләрен күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында узды.
Нет комментариев