Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгына яшьләр кайтып тора (фото)
Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 7 яшь белгеч «Татарстан», «Яңа тормыш», «Борнак», «Бөрбаш» җәмгыятьләренә кайтып, хезмәт юлларын башлап җибәргәннәр.
Дөрес, бүгенге көндә әле теркәлергә өлгермәгән белгечләребез дә бар. Чөнки һәрбер эшнең үз нечкәлекләре булып, алар белән уртак тел тапканчы, күпмедер вакыт та сорала. Тукай исемендәге җәмгыятьтә яшь белгеч Зөһрә Камалетдинова үз белемнәрен сынап, зоотехник вазифасына алынды. Яшь кызның авыл җирлегенә кайтып, мондый эшкә тотынуы кемнәрдәдер аптыраш та тудырырга мөмкин, ләкин Зөһрә эшен яратып башкаруын әйтә. Бөтен яшьләр дә җиңел эш эзләп шәһәрләргә китә башласалар, авылларыбыз нишләр соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев