Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Авыл кешеләренең иң зур активлыгы Балтачта

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү эшләре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2016 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында" 2016 елның 14 мартындагы 138 номерлы карары нигезендә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарга бияләр тоту өчен азык сатып алуга, чебиләр (бройлер-чебиләр, үрдәк, каз, күркә чебиләре) сатып алуга, товар таналар һәм токымлы таналар сатып алуга, сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринария-профилактика чаралары уздыруга, сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр өчен кече фермалар төзүгә, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә, савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү программалары гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 436 млн. сум субсидияләр бүленгән. Авыл кешеләренең иң зур активлыгы Балтач районында күзәтелә, монда шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга тотылган чыгымнарны субсидияләү кысаларында 23,9 млн. сум кайтарылган. Арча рйонында бу күрсәткеч 22,1 млн. сум тәшкил итә, Чүпрәле районында - 19,8 млн. сум, Актаныш районында - 18,2 млн. сум, Кукмара районында - 18,8 млн. сум, Нурлат районында - 17,1 млн. сум, Аксубай районында - 16 млн. сум, Мамадыш районында - 15,1 млн. сум.
Фото: hisvirajack.do.am
Чыганак: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/767782.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250