Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы
Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы. Бу өстәмәләр иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми. Хәтта пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана.
«Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар», — дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев