Авыл хуҗалыгында һәр минут кадерле
Көзгә дә аяк бастык. Районда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Игеннәр 22897 гектардан җыеп алынган, бу гомуми мәйданнарның 89,3 процентын тәшкил итә.
Инде игеннәрдән бушап калган басу-кырлардан саламнары җыелып, эшкәртелеп куела, көзге чәчү бара. Бу эшләр киләсе ел уңышына нигез салу булып тора.
Бүгенге көнгә район буенча барлыгы 106849 тонна ашлык суктырылган. Уртача иген уңышы гектарыннан 46,7 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләрне беренчеләрдән булып «Труд», «Арбор», Тимирязев исемендәге, «Татарстан», «Бөрбаш», «Маяк», «Алга», «Активист» хуҗалыклары суктырып бетерде. Калган хуҗалыклар да көннәр матур торганда урып-җыю эшләрен төгәлләү буенча максатчан эш алып баралар.
Урып-җыю белән беррәттән, салам ташу, җир эшкәртү, көзге чәчү эшләре дә башкарылып килә. Быел көзге культураларны барлык хуҗалыклар да чәчәргә планлаштыралар, бу район буенча барлыгы 5474 гектар дигән сүз, шуның 1757 гектары көзге арыш, 3637 гектары көзге бодай һәм 80 гектары тритикале булачак.
Бөртеклеләрне җыеп алуны тәмамлаган кайбер хуҗалык агрономнары белән аралашып, агымдагы елның бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен ничек килүе турында кызыксындык.
Иван Константинов, «Активист» хуҗалыгының баш агрономы: «Урып-җыюны 1 сентябрь көнне тәмамладык, яңгырлар явып, эшне тоткарлау сәбәпле, ул бер айдан артыкка сузылды. Шуңа да карамастан, мул уңыш җыеп ала алдык. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1070 гектарда игелде, тулай җыем 57753 центнер булды, бер гектардан алынган уртача уңыш — 54 центнер. Соңгы 25 елда бу безнең хуҗалык өчен иң зур күрсәткеч. Аеруча быел көзге культуралар югары уңышы белән сөендерде. Әйтик, көзге бодайның „Льговская-4“ сорты 80 гектарлы басуда 63 центнер уңыш бирде, ә 70 гектарлы басудан 58 центнер уңыш алдык. Шулай ук быел борчак өчен дә бик уңышлы ел булды. „Аксайский усатый“ сорты 47 центнер уңыш бирде. Шул мул уңышны җыйнап алуда комбайнчыларыбыз — Виктор Федоров, Кирилл Федоров һәм Юрий Андреев тырышып хезмәт куйдылар. Бик зур рәхмәт аларга».
Илдар Гыйләҗев, «Труд» җәмгыятенең баш агрономы: «Быел бөртеклеләрнең мәйданы 939 гектарда иде. Иң югары уңышны көзге бодайдан алдык — 48,9 центнер. Барлык җыеп алынган уңыш 4109 тонна, хуҗалык буенча уртача алынган уңыш 43,8 центнер булды. Урып-җыюда комбайнчылар — Валерий Степанов, Владислав Абрамов, Александр Сергеев, шоферлар — Владислав Троцианский белән Василий Овчинников тырышып хезмәт куйдылар».
Фирдүс Хәкимов, «Татарстан» җәмгыятенең баш агрономы: «Быелгы уңыштан без бик канәгать, бөртеклеләрдән бик югары уңыш җыеп ала алдык һәм ындыр табагына барлыгы 7432 тонна тулаем уңыш кайтардык. Көзге бодай бик югары уңышы белән сөендерде, арыш та 45 центнер тирәсе уңыш бирде. Язгы культуралар — арпа, бодай, солыдан уңыш мулдан булды. Бөртеклеләр өчен бик яхшы ел килде. Борчак буенча гына азрак чигенеш бар, чөнки һава торышы бик начар булды, вакытында җыеп алып булмаганлыктан, югалтуы да бар иде. Аннан уртача 25 центнер тирәсе уңыш алдык. Хәзерге көндә 200 гектар люцерна сугып аласы бар, болай инде өч комбайн белән бөртеклеләрне сугуны тәмамладык. Комбайнчыларыбыз үз эшләренең чын осталары булган — Илшат Һидиятов, Рәфкать Саттаров һәм Райнур Бариев. Бик тырышып, вакытны сарыф итмичә, максималь рәвештә эшләдек, шуңа да вакытында урып-җыюны да тәмамлый алдык».
Узган атнада бишенче атна нәтиҗәләре буенча чираттагы һәм шул ук вакытта инде соңгы вымпеллар тапшырылып узды. Бу юлы җиңүчеләр «Бөрбаш», «Арбор» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдән иде. Беренче төркемнән җиңүче булып, янәдән «Бөрбаш» җәмгыятеннән «КЗС 812» комбайнын иярләүче Илшат Нотфуллин танылды. Ул инде бу урып-җыю чорында өченче вымпелын алуга иреште. Икенче төркем җиңүчесе шулай ук «Бөрбаш» хуҗалыгыннан. «Акрос 550» комбайнында эшләүче, игенчелек эшендә зур тәҗрибәсе булган, алдагы елларда да күптапкырлар вымпел алуга ирешкән Алмаз Корбангалиев быелгы уракта да алдынгылыкка иреште. Өченче төркемдә җиңүче — «Арбор» җәмгыятеннән Илнар Зиннәтуллин. Ул «Акрос 595» комбайнында хезмәт куя. Илнар Зиннәтуллин шулай ук алдынгы, тырыш, үз эшенә җаваплы караучы игенче, механизатор. Соңгы атнаның иң тырыш шоферы булып, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә «КамАЗ» йөк машинасын иярләүче Рөстәм Хисаметдинов танылды. Вымпеллар тапшырган вакытта район башлыгы Рамил Нотфуллин җиңүчеләрне ихлас-тан котлап, тырыш хезмәтләре өчен олуг рәхмәтләрен ирештереп, киләчәктә дә матур хезмәт уңышлары теләп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев