Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Айнур Нотфуллин: "Күрсәткечләреӊ яхшы булса, бәйрәм итәргә була" (+фоторепортаж)

Салавыч авыл җирлегендә, даими уздырыла торган Сабантуй урынында терлекчелектә эшләүчеләр өчен бәйрәм барышында «Татарстан» хуҗалыгы рәисе Айнур Нотфуллин белән күрешүгә биргән соравымны, бәйрәмнәр күп булды, ничек тагын үткәрергә булдыгыз дип башлаган идем. Ашыкмыйча, һәр сүзен үлчәп сөйләүче җәмгыять рәисе, ел буе, караӊгы көзендә, салкын кышында, эссе җәендә малкайлар арасында эшләүчеләр...

Дистәләгән сыер савучыларны, терлек караучыны, фермада азык кертүчеләрне, төрле хезмәт башкаручыларны чакырып, олылап Рәхмәт хатлары белән котлап, саллы бүләкләр тапшырылуы, дөрестән дә бу бәйрәмнеӊ рәхәт мизгелләре иде. Хезмәт алдыӊгыларыныӊ иӊ-иӊнәренә район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ Рәхмәт хатларын тапшырганда һәркемнеӊ йөзендә канәгатьлек хисләрен күрергә була иде.
Ә «Татарстан»лыларныӊ ирешелгән уӊышлар дөрестән дә, саллы. Узган ел 1 августка 29397 центнер сөт савылган булса, быел инде аныӊ күләме 33559 центнер булган, ягъни 4162 центнерга артыграк. Сатылган сөтне акчага әйләндереп хисаплаганда, алдагы елга караганда хуҗалык кассасына 10 миллион 935 меӊ сум акча күбрәк кертә алганнар. Ә терлекчелек буенча гомумән15 млн. сумнан артык акча артык алынган. 7 айга һәр сыерга савылган сөт узган ел 4523 килограмм булса, бу елныӊ шушы чорга күрсәткече 4794 килограмм тәшкил иткән. Терлекләрнеӊ көнлек артымы да үсештә. Болар барысы бергә гомуми күрсәткечләрнеӊ уӊай булуын тәэмин итә. Ә иӊ куанычлысы шул, Салавыч һәм Сәрдегән фермалары күрсәткечләре тигез үсештә. Димәк, һәр җирдә тырыш, булсынга эшләүчеләр булганда, унышка ирешү мөмкинлеге бар.
Хезмәттә генә түгел, мәйданда төрле уеннар һәм ярышларда да булдыралар икән салавычлылар. Хатын-кызларныӊ барлык күӊелләрен һәм көчләрен биреп кул көрәштерүләре генә ни тора. Ә инде мәйдан уртасында берсеннән-берсе дәртле, тормышчан җырларны башкарган Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова чыгышларын халык алкышлап каршы алды. Бәйрәмне алып баручы, халыкныӊ игътибарын үзенә тартып торган «Арча Шамкае» дигән кушамат тагылган Марат Газизовныӊ сөйләме үзебезчә, күӊелгә якын иде. Караӊгы урап, көндез эшләгәнннәр җилкәгә баса башлагач, күӊеле булган халык җайлап тарала башлады. Кайтмыйча булмый шул, иртәгә тагы иртәдән эшкә, хезмәткә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250