Балтач районын республикада үрнәк итеп куялар
Чәршәмбе көнне «Кызыл юл» хуҗалыгында кукуруз үстерү буенча семинар-киңәшмә булып узды
Бирегә хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар һәм зоотехниклар җыелды. Күрше районнан килгән белгечләр дә бар иде. Каладан килгән, кукуруз үстерү белән махсус шөгыльләнүче фирмаларның белгечләре үзләрендәге сортлар, аларның кайсы силоска, ә кайсы орлыкка сугарга яхшы булулары турында тулырак сөйләп уздылар.
— Балтач районы кукуруз үстерүдә феноменаль нәтиҗә күрсәтә, шуңа да без сезнең районны, республиканың башка районнарына барып чыгыш ясаган вакытта, үрнәк итеп куябыз. Һәм безнең мондый семинарлар уздыруның төп максаты — елдан-ел сезнең югарырак уңыш алуыгыз өчен, — дип ассызыклап узды чыгыш ясаучылар.
Силоска алганда агроном белән зоотехник уртак фикергә килеп, терлеккә кукурузның сабагы зыян килмәслек итеп алу юллары да аңлатылды. Суданка үсемлегенең дә өстенлекле яклары, аны печән буларак киптереп яки силоска алып булулар да сөйләнде биредә. Кукуруз культурасы районыбызның һәрбер хуҗалыгында үстерелә һәм, әлбәттә, төрле хуҗалыкта төрле сортны, гибридны очратырга мөмкин. «Кызыл юл» хуҗалыгында махсус 45 сортны чәчеп үстереп караганнар, үзләре үзебезнең илнекен дә, чит илнекен дә игәләр, уңышлары сөенерлек, чөнки бу юнәлештә алар максатчан эш алып баралар.
— Соңгы елларда кукурузның төрле сортларын үстереп карау буенча тәҗрибәләр үткәрәбез. «Татагрохимсервис» компаниясе белән тыгыз эшчәнлек алып барабыз. Ел да күптөрле кукуруз гибридларын тәҗрибә участогында үстереп карау, үзебезнең якка туры килә торганын сайларга тулы мөмкинлек бирә. Башка елларны кукурузны җиңсәләргә сала идек, ләкин аның чыгымы күп булу сәбәпле, хәзер инде алай эшләмибез. Агымдагы елда яңа траншеялар да салдык. Быелга куелган төп максат — бер тәүлеккә 1200 тонна силос салып барып, бу эшне вакытында башкарып чыгу, — дип искәртеп узды «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин.
Семинар барышында хуҗалыкның баш агрономы Максим Максимов белән кукуруз игү эше буенча тулырак сөйләшеп алдык.
— Быел 1180 гектар мәйданга кукуруз чәчтек, шуның 800 гектарын силоска, 380 гектарын орлыкка алырга планлаштырабыз. Биредәге мәйданда 45 төрле кукуруз гибриды, 11 төрле сорт көнбагыш һәм 13 төрле сорт суданка үсемлеге бар. Без күп симәнәне «Татагрохимсервис» компаниясеннән алдык. Монда «Лимагрейн» компаниясенең симәнә орлыклары да, Россиянең «Ладожский» гибриды да, "Сервис-Агро«дан алынган «Машук» гибриды да, "Фэс-Агро«дан алынган «СИ Ротанго» да үстерелде. «Лимагрейн» компаниясе симәнәсе ел да югары уңыш күрсәтә. Аны бөртеккә дә калдырып була, силоска да алып була. Узган ел тәҗрибә участогына чәчкән кукурузларның үсешен карап, үзебезгә яраклы булган гибридны быел үстереп тә карарга булдык. Ул «Лимагрейн» компаниясенең «30215» гибриды, уңышны бик югары бирер дип уйлыйбыз. Чөнки үсеше һәм биеклеге ягыннан да, чәкәннең зурлыгы һәм өлгерүе дә шундый нәтиҗә ясарга этәрә.
Кукурузны чәчкән вакытта «Татагрохимсервис» компаниясе белгечләре, агрономнары безгә килеп, ярдәм итәләр. Ә үсентеләрне саклау средстволары буенча без инде берничә ел «СоюзАгроХим» белән эшлибез. Бергәләп, киңәшләшеп эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә сөенерлек һәм һәрчак югары уңыш алуга да этәргеч булып тора.
Кайсы гибридны орлыкка, ә кайсын силоска аласын хәл итү өчен кукуруз үсә торган һәрбер басуны карап чыгып, җитәкчелек белән бергәләп хәл итәчәкбез. Сентябрь башыннан инде силос салу эшенә керешергә, ике сменада эшләргә планлаштырабыз. "Ягуар«да көндез Владислав Анеев, төнге сменада Фәнис Фәрзетдинов эшләячәк. «Ягуар» ватылып киткән очракта, эш тукталып калмасын өчен "Полесье«ны да төзекләндереп, әзерләп куйдык. Бу эштә тырышып хезмәт куйган механизаторларны да атап узасым килә. Язын «Гаспардо» чәчкече белән Ранил Җамалиев һәм Фирзәр Сафиуллин, ә «Амазон» чәчкече белән Әмир Гарифуллин эшләп чыктылар.
Быел ике яңа траншея салдык, бүгенге көндә силоска дигән буш алты траншеябыз бар, ләкин аңа гына да сыешып бетмәбез дип уйлыйм. Бүгенге көндә узган елгы силосны кулланабыз, запаста 8-9 мең тонна бар әле.
Кукуруз үстерү буенча үткәрелгән быелгы семинар кысаларында язгы чәчү вакытында тырышып хезмәт куйган, кукуруз чәчүне булдырып эшләгән механизаторлар да бүләкләнеп узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев