Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтач районының күмәк хуҗалыкларында ашлама туплауның торышы

Аграрийлар өчен һәр киләсе ел үткәненә охшамаган, соңгы вакытта корылык ягыннан уңайсыз һава шартлары тенденциясе күзәтелә

Ашланган җир аш бирер, диләр. Язгы кыр эшләре алдыннан әлеге гыйбрәтле сүзләрнең мәгънәсе тагын да актуаль була. Чөнки минераль ашламасыз җирдән уңыш алып булмый.

Аграрийлар өчен һәр киләсе ел үткәненә охшамаган, соңгы вакытта корылык ягыннан уңайсыз һава шартлары тенденциясе күзәтелә.

Мондый шартларда, башка агротехнологик алымнардан тыш, тотрык-лы уңыш формалаштыруда үсемлекләрнең тулы үсеше өчен иң мөһим компонентларның берсе – ашламаларны дөрес һәм сыйфатлы кертү. Районыбыз игенчеләре безнең җирлектә мул уңыш алуның төп шарты булып, тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моның шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә дәлилләп тора. Шуңа да бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып, язгы чәчүгә кадәр ашлама туплау эше тора. 16 декабрьгә район буенча минераль ашламалар 3856,5 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 28,4 килограмм тәэсир итү көче белән тупланган. Бу урында шуны да искәртеп узарга кирәк, әлегә бу бик аз.

 

Хуҗалык исеме

Аммиак суы (тонна-ларда)

Аммиак селит-расы (тонна-ларда)

Мочевина (тонна-ларда)

Катлаулы ашлама (тонна-ларда)

Татарстан

160

0

20

69

Дуслык

400

25

10

265

Игенче

340

0

0

70

Тимирязев исем.

400

0

0

0

Сорнай

0

0

0

50

Бөрбаш

300

0

2

0

Маяк

0

0

0

70

Сосна

0

0

0

148

Яңа тормыш

0

0

28,8

189,3

Якты юл

0

0

10

142,6

Смәел

0

20

0

15

Кама

0

0

0

205

Кызыл юл

0

12

0

18

Активист

0

0

7,2

72

Труд

242

0

4

140

Алга

0

68

1,7

140,9

Арбор

0

0

0

70

Борнак

0

0

0

70

Тукай исем.

0

10

0

61

Уңыш

0

0

0

0

Барлыгы

1842

135

83,7

1795,8

 

Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә «Дуслык» җәмгыяте, аларда минераль ашламалар 700 тонна, ягъни бер гектарга тәэсир итү көче – 57,5, аннан кала «Труд» җәмгыяте – 386 тонна, бер гектарга тәэсир итү көче – 51,7, «Кама» хуҗалыгында 205 тонна, ягъни бер гектарга тәэсир итү көче 47,5 килограмм тупланган.

 

«Минераль ашламаларга елдагыча була торган сезонлы бәяләр үзгәрешен истә тотып, әлегә аларны кулай бәяләрдән алырга мөмкинлек булганда, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк», – дип һәрбер җыелыш саен искәртеп уза район башлыгы Рамил Нотфуллин.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тагын бер кат искәртә, минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның төп нигезен тәшкил итә. Ашламалар уңдырышлылыкны гына арттырып калмыйча, аның сыйфатын да яхшырта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау буенча эш сүлпәнрәк бара торган хуҗалыкларга моңа игътибарны арттырырга киңәш ителә.

«Хуҗалыклар алдына бер гектарга тәэсир итү көче 85 килограммнан минераль ашлама туп-лау бурычы куелды. Берьюлы кирәкле күләмдә ашлама сатып алып булмавы аңлашыла, әмма ел саен бәяләрнең хәйран артып баруын искә алсак, тизрәк ашлама туплаганнар отачак», – дип билгеләп үтте районның баш агрономы Ирек Галимов.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган сводкада кемнәр киләсе ел уңышын инде бүгеннән кайгыртканы, кемнәр вакыт бар бит әле, дип йөргәне күренеп тора. Вакыт бар, ләкин ул сезнең файдага барамы, аны да онытмаска кирәк. Бүген өч тиенгә эшләп буласы эшне иртәгә биш тиенгә алу хуҗалык кассасына ничек китереп сугасын да уйлап эш итәр вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев