Авыл хуҗалыгы
Балтач районы мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча республикада алдынгы урында.
Республикада мөгезле эре терлекләр баш саны 745,3 мең баш тәшкил итә, шул исәптә сыерлар - 246,6 мең баш. Гыйнварда Татарстанда 90,3 мең тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан уртача 387 кг сөт савып алынган.
Ел башыннан мөгезле эре терлекләр баш саны Балтач, Әлки, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш районнарында арткан. Бу күрсәткечләр буенча республиканың Әлмәт, Алексеевск, Югары Ослан, Мөслим, Яшел Үзән районнары артта кала.
Мамадыш, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Биектау, Апас, Югары Ослан районнары сөт җитештерү буенча лидерлык итә. Ә Тәтеш, Мөслим, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Сарман районнарының күрсәткечләре түбән, дип хәбәр итә «Татар-информ".
Фото: http://www.myasnoy-soyuz.ru/news/2335-pogolove-krs-v-ukraine-za-7-mesyacev-2013-g-uvelichilos-na-3-do-535-mln-golov.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев