Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачта биш хуҗалык бәрәңгегә чыкты

5 сентябрь көнне районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште. Быел бәрәңге район буенча барлыгы 318 гектарда гына игелгән, 8 хуҗалык кына утыркан аны. Җәйнең коры килүе сәбәпле, уңышы да куанырлык түгел.

Бәрәңге игелгән мәйданның иң зурысы "Татарстан" җәмгыятендә - 100 гектар, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә - 50 гектар, "Бөрбаш"та - 37, аннан бераз калышып, "Сосна" белән "Игенче" дә 30 шар гектар, "Сорнай" белән "Смәел"дә - 20 шәр, ә "Яңа тормыш" та нибары 12 гектар мәйданны гына били.

Иң беренчеләрдән булып, бүген кырга "Бөрбаш" хуҗалыгы чыкты. "Бездә бәрәңге барлыгы 37 гектарда гына утыртылган. Комбайн белән ала башладык. Контроль тикшерүдән күренгәнчә, гектарыннан 170 центнер уңыш чыкты", ди җәмгыять белгечләре. Шулай ук "Татарстан", "Смәел", "Игенче" , Тимирязев исемендәге хуҗалыклар да эшкә кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250