Балтачта бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланды
Балтачта 21 август көнне бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланды. Тулаем 105 мең 600 тонна ашлык җыеп алынды.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда туфрак әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара. Август аенда ук җирне сөрү дымны саклап кала. Көзен туңга сөрелгән җирләр парга калдырылган мәйданнарга тиң, диләр.
Бер үк вакытта киләсе ел уңышына нигез салу эшләре дә дәвам итә. Хәзерге көндә игътибар үзәгендә көзге чәчү мәсьәләсе тора - барлык 12 мең 700 гектарның яртысында бөртекләр җир куенына салынган.
"Барлык хуҗалыкларга да көзге чәчүне ашыктырырга кирәк. Көзен чәчеп калдырган хуҗалыклар отачак кына. Быелгы җәйдә корылык күзәтелде, ә көзен чәчеп калдырылган чәчүлекләр корылыкка бирешми, аны җиңел кичерә, димәк, уңышы да күбрәк булачак дигән сүз", ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев