Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре тәҗрибә участогында ниләр хакында сөйләште? (фото)

Күп сортлар инде бүгенге көндә районлаштырылган, безнең хуҗалыкларда игелә.

Һәр ел саен районда шушындый тәҗрибә участогында  культураларның төрле сортлары чәчеп карала иде. Җиргә вакытында орлыкны чәчү, әле алай гына да түгел, яңгырның,  дымның булуы ничек тәэсир итә – боларның барысы да күренә. Күп сортлар инде бүгенге көндә районлаштырылган, безнең хуҗалыкларда игелә. Аларга ашлама кертүнең тәэсире дә шушы участокларда тикшерелә. Болар турында җентекләп әйтеп кителде.

Дөрес, төрле җитәкчеләрнең, агрономнарның үз фикерләре бар.

 –    Бу очракта берьяклы гына фикер йөртергә ярамый. Әмма бу тәҗрибәне дә кулланырга мөмкин, –  диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Шунысын да әйтергә кирәк, ашлама керткәндә җирне иң элек тикшерү, шуннан соң гына ашламаның күләмен билгеләп кертү ягында район башлыгы һәм бу бик зур суммаларны янга калдырырга мөмкинлек бирә, – дип  үз тәҗрибәләреннән чыгып аңлатты Рамил Рәшитович.

Кукмарада һәм Балтач районында 4 хуҗалык шушы юнәлештә эшлиләр. Ирешкән уңышлары моны күпмедер дәрәҗәдә раслый.

Аерым чәчелгән участокларның вакытында чәчелмәве янында алдан чәчелгән мәйданнарга караганда уңышның күпкә ким булуын күрсәтә. Димәк, язгы чәчүдә иң элек чәчүнең иртә срокларда башкарылуы бик мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев