Балтачның мактауга лаек игенчеләре
Басуларда комбайннар тавышы гөрли. Районда бөртекле культураларны урып-җыю да җайлап ахырына якынлаша. Традиция буенча һәр атнада алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә
Бу атнада исә район башлыгы Рамил Нотфуллин белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин «Бөрбаш», «Яңа тормыш», «Арбор», «Кызыл юл» хуҗалыклары комбайнчылары белән очраштылар, урып-җыю кампаниясендә тырышып хезмәт куючыларга рәхмәтләрен ирештереп, чираттагы атна җиңүчеләренә вымпеллар тапшырып уздылар.
Беренче төркем комбайннар арасында бу юлы да беренчелеккә «Бөрбаш» җәмгыятендә «КЗС-812» маркалы «кыр корабы»н иярләүче Илшат Нотфуллин лаек булды. Икенче төркем комбайннар арасында «Яңа тормыш» җәмгыятеннән «Акрос-550» маркалы комбайнда эшләүче Марат Нигъмәтуллин да инде икенче вымпелына лаек булды. Өченче төркем җиңүчесе – «Кызыл юл» хуҗалыгында озак еллар комбайнчы булып эшләүче, «Клаас Тукано – 570» «кыр корабы»н иярләүче Рәфыйк Галеев.
Дүртенче атна нәтиҗәләре буенча алдынгы шофер булып, «Арбор» җәмгыятеннән Нурулла Әскаров танылды. Ул инде шулай ук быел икенче вымпелын алуга иреште.
Кабаттан вымпел алучы шофер һәм комбайнчылар бу бәхет янәдән тәтесен иде, быел соңгысы булмасын иде, дип теләп, шул юнәлештә максатчан эш тә алып баралар.
«Урак чоры – без – комбайнчылар өчен иң җаваплы, нәтиҗәле хезмәткә йөз тотып эшләү вакыты. Хезмәтебез һава торышына да бәйле булу сәбәпле, матур көннәрнең бер генә минутын да әрәм итмичә эшләү мөһим. Кырларда бер-береңә ярдәм итешеп эшләү дә бик кирәк. Чөнки техника ул һәрчак игътибарлы булуны сорый. Ә алдынгы булу өчен ярыш рухында эшлибез», – диләр «Бөрбаш» җәмгыяте игенчеләре.
Көннәрнең көзгә авышканын һәрберебез күрә. Инде яңгыр яумыйча калган көннәр дә сирәк диярлек. Алай да басу-кырлардагы мул уңышларны җыеп бетерү өчен игенчеләребезгә аз гына көн ачылып китү дә җитә. Алар тизрәк эшкә тотына. Башкарган эшегезнең нәтиҗәсе белән сөенеп, һәрчак хөрмәтле булып калырга язсын сезгә, игенчеләребез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев