Балтачта игенчелекнең актуаль мәсьәләләре буенча масштаблы семинар-киңәшмә узды
Семинарның практик өлеше «Балтачагрохимсервис» оешмасында үтте
Бүген районда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм агрономнары өчен игенчелекнең актуаль мәсьәләләре буенча масштаблы семинар-киңәшмә узды.
Чарада «Татагрохим» җәмгыятенең генераль директоры – Гобәйдуллин Наил Фарук улы, АЭСТ генераль директоры – Еров Юрий Васильевич, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү берләшмәсе җитәкчесе – Ибәтуллина Римма Петровна, «Татагрохимсервис» җәмгыятенең сату бүлеге җитәкчесе – Туктамышев Рамил Бәдертдин улы, агроконсультация бирү төркеме җитәкчесе – Ибраһимов Булат Хәмит улы һәм ТатНИИСХ җитәкчесе – Хаҗиев Айтуган Зөфәр улы катнашты.
Семинарның практик өлеше «Балтачагрохимсервис» оешмасында үтте. Биредә катнашучыларны ПС-20 агулау машинасы һәм AGRATOR чәчкеченең эш юнәлеше белән таныштырдылар. Әлеге чәчкеч 7 метр 20 см киңлектә, ул быел оешманың басуларын иңләячәк. Заманча коралларның авыл хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итүенә басым ясалды.
Семинар-киңәшмәнең икенче өлеше район мәдәният үзәгендә район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә дәвам итте. Игенчелекнең актуаль мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланды, 2025 ел буенча игенчелек тармагына нәтиҗәләр ясалды, 2026 ел уңышы өчен кулланылачак орлыкларның сыйфатына бәя бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев