Балтачта комбайннар парады дәвам итә
Урак-2026 кампаниясендә игенчеләребезгә исән-сау эшләп чыгарга язсын!
Июнь ахырында районыбызның берничә хуҗалыгында комбайннар парады булган иде.
«Алга»да өч "кыр корабы" урып-җыюга чыгачак
Бүген исә аның дәвамы "Алга" җәмгыятеннән башланды. Биредә урып-җыюга өч "кыр корабы" чыгачак. Районыбызның иң өлкән игенчесе дә "Алга" җәмгыятендә хезмәт куя. Ул - Нурлыхак Хәсәнов. Нурлыхак әфәнде белән аның хезмәт юлы, быелгы культураларның уңышы һәм күп кенә башка юнәлешләр турында әңгәмә кордык.
Аның белән һәм әлеге хуҗалыкның парадка әзерлеге хакында "Хезмәт"нең бу атна саныннан укый аласыз.
«Сорнай» җәмгыятендә иң җор телле һәм тырыш игенчеләр хезмәт куя
Бүгенге парад барышында алар "кыр кораблары"ның әзерлеген генә күрсәтеп калмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларын да җиткерделәр.
Комбайннар парадында эшләүче комиссия әгъзалары үзләренә йөкләнгән бурыч буенча, комбайндагы аптечканы да, янгын сүндергечне дә, техниканың төзеклеген дә, игенчеләрнең махсус киемнәрен һәм дөрес аяк киеме киелүне дә тикшереп чыктылар. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Марина Ишмурзина искәртүенчә, фаҗигале хәл бер генә була. Иминлек белән шаяртырга ярамый.
Урак-2026 кампаниясендә игенчеләребезгә исән-сау эшләп чыгарга язсын!
«Сосна»да яңа "кыр корабы" алганнар
"Сосна" җәмгыятенең комбайннар рәте быел бергә арткан - яңа "кыр корабы" алганнар. Аның белән бергә 4 комбайн урып-җыюда хезмәт куячак.
Хуҗалык рәисе Фирдәвес Ситдыйков быелгы уңышның мул булуын искәртеп узды, хәзер инде аны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора. Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык булуын онытмыйча, басуда иминлек кагыйдәләрен саклап, һәрбер бөртекнең кадерен белеп, югалтуларсыз эшләргә насыйп булсын.
Әлеге хуҗалыкта үз эшләрен төгәл белә һәм башкара торган игенчеләр хезмәт куя. Урып-җыю кампаниясе барышында һәркайсына кызыксындыру чарасы буларак бирелә торган вымпел һәм сертификатлар белән бүләкләнеп торырга язсын.
Тукай исемендәге җәмгыятьтә уракта бер комбайн эшләячәк
Тукай исемендәге җәмгыятьтә нибары бер комбайн әзерлек сызыгында тора. Урып-җыеласы мәйданнар һәм комбайнның беркөнлек эш нормасыннан чыгып караганда, биредә урак ике айга сузылырга тора. Әле ул һава торышы эшләргә мөмкинлек биргәндә. Ярар, булганның кадерен белик тә, әлеге хуҗалык игенчеләренә уңышлар телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев