Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачта силос салуга старт бирелде

Район буенча барлыгы 8290 гектар мәйданда кукуруз игелә

Бүгенгә районда тулаем 112667 тонна икмәк суктырып алынды. Уртача уңыш гектардан 46,7 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта көзге чәчү эшләре дә инде төгәлләнеп килә. 5408 гектарда уҗым культуралары чәчелде, янәдән 80 гектар чәчәсе калды. Шушы эшләр белән беррәттән тагын бер зур һәм мөһим эш – силос салуга старт бирелде.

 

Район буенча барлыгы 8290 гектар мәйданда кукуруз игелә. Бүгенге көндә «Татарстан», «Дуслык», Тимирязев исемендәге, «Маяк», «Сосна», «Якты юл», «Кызыл юл», «Активист», «Труд», «Арбор», Тукай исемендәге җәмгыятьләре силос салу эшләрен башлап җибәрделәр. Әлегә барлыгы 29735 тонна силос тупланган килеш. Бер үк вакытта басулардан салам җыю, җир эшкәртү, туңга сөрү дә дәвам итә.

Бу эшләр барысы да авыл хуҗалыгында кызу эш чоры булуны күрсәтә. Инде көзге һава торышы гел кояшлы көннәрдән генә тормаса да, ара-тирә яңгырлар явып китеп, эшне туктатып торса да, җир улларыннан һәрбер минутның кадерен белеп, эшне сыйфатлы итеп башкару сорала.

Хуҗалык-лар исемлеге

Барлык чәчелгән мәйданнар, гектарларда

Җыеп алынган мәйданнар, гектарларда

Тупланган силос, тонна-ларда

Татарстан

656

152

5942

Дуслык

500

92

4563

Игенче

600

0

0

Тимирязев исем.

571

123

2874

Сорнай

400

0

0

Бөрбаш

500

0

0

Маяк

500

25

720

Сосна

613

138

4007

Яңа тормыш

350

0

0

Якты юл

450

12

375

Смәел

400

0

0

Кама

316

0

0

Кызыл юл

650

83

4038

Активист

400

90

3802

Труд

500

85

2955

Алга

113

0

0

Арбор

350

5

163

Борнак

120

0

0

Тукай исем.

301

21

296

Уңыш

-

-

-

КФХ

-

-

-

Барлыгы

8290

826

29735

Барлык мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруз