Балтачта  сөтчелектә ирешелгән биеклекләрне югалтмыйча эшләүгә әһәмият бирелә
Авыл хуҗалыгы

Балтачта сөтчелектә ирешелгән биеклекләрне югалтмыйча эшләүгә әһәмият бирелә

‎Ит терлекчелеге буенча күрсәткечләр чуар

Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә сөтчелектә ирешелгән биеклекләрне югалтмыйча эшләүгә әһәмият бирелә. ‎‎Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә барлыгы 47 мең 094 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә. Ел башыннан 17 мең 621 баш бозау алынган.

1 ноябрьга районыбызда тулаем 130 мең 992 тонна сөт һәм 6 мең 977 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелгән. 2025 елның шушы чорына карата сөт җитештерүдә үсеш 7% (+8802 тн.), ә ит җитештерүдә 3%ны (+196 тн.) тәшкил итә.

‎ ‎Ел башыннан «Алга», «Яңа тормыш», «Смәел» һәм «Арбор» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә сөтчелек күрсәткечләрендә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда чигенеш күзәтелә. ‎ ‎Шул ук вакытта, 2025 елның шушы чорына карата, сөт саву буенча күрсәткечләрен «Дуслык» җәмгыяте 1950 тоннага, «Кызыл юл» – 1781 тоннага, «Сорнай» җәмгыяте 1638 тоннага, «Маяк» җәмгыяте 1598 тоннага арттыруга ирештеләр. ‎

‎Ит терлекчелеге буенча да күрсәткечләр чуар. Ел башыннан, район буенча, ит җитештерү 196 тоннага артса да, «Смәел», Тимирязев исемендәге, «Арбор» һәм «Алга» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә мөгезле эре терлек ите җитештерү, узган елгы җитештерүчәнлек күрсәткечләреннән, кимрәк.


Нет комментариев