Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачта терлекчелек эшләре буенча 2026 елның гыйнвар аена нәтиҗәләр ясадылар

Киңәшмә эше «Татарстан» хуҗалыгының 4 айга кадәрге яңа бозаулар торагының эшчәнлеге белән видеоролик аша танышудан башланды

Бүген район Советының зур утырышлар залында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, зоотехниклар һәм белгечләр катнашында, терлекчелек эшләре буенча яңа 2026 елның гыйнвар аена нәтиҗәләр ясау киңәшмәсен уздырды.

Киңәшмә эше «Татарстан» хуҗалыгының 4 айга кадәрге яңа бозаулар торагының эшчәнлеге белән видеоролик аша танышудан башланды. Мондый торак төзүнең максаты бозаулардан мөмкин кадәр югары артым алу. Заманча торакта 2 сменалы эш оештырылган.

Киңәшмә барышында җәмгыятьләрдә ветеринар-санитария буенча оештырылган эшчәнлекнең торышына, район территориясендә мөгезле эре терлекләрдә йогышлы авыруларны кисәтү буенча чараларга анализ, терлекчелек тармагында гыйнвар аеның хезмәт нәтиҗәлелегенә йомгак, авыл хуҗалыгы өлкәсендә агымдагы эшләргә күзәтү ясалды, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев