Бүген чираттагы вымпел ияләрен бүләкләделәр
Илшат Нотфуллин белән Марат Нигъмәтуллин быелгы уракта икенче тапкыр вымпелга лаек булдылар
Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин урып-җыюның дүртенче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган өч комбайнчыга вымпеллар тапшырды.
Беренче группадан әлеге бүләккә «Бөрбаш» җәмгыятеннән Илшат Нотфуллин лаек булды. Быелгы уракта Илшат икенче мәртәбә вымпел алды.
Икенче группада «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Марат Нигъматуллин «2025 елның иң яхшы комбайнчысы» булып танылды. Марат шулай ук быелгы сезонда икенче тапкыр вымпел иясе булып танылды.
Өченче группада вымпелга «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Рәфыйк Галеев ия булды.
Шулай ук вымпел иң күп ашлык ташыган шоферга да тапшырылды. Бу атнада әлеге бүләккә «Арбор»дан Нурулла Әскаров лаек булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев