Бәрәңге уңсын дисәң... (+ фоторепортаж)
«Бөтен мәйданнарда да диярлек «Гала» сорты үстерелде. Уңышы кайбер басуларда – 280-300, ә кайберләрендә 350-370 центнер да булды»
Бәрәңгене икенче икмәк дип атап, халык әлеге культураны бик югары бәяләгән. Чынлап та шулай бит, ул төп ризыкларыбызның берсе. Авылда яшәүче һәркем бу яшелчәне үзе үстерә. Элек бәрәңге колхозларның кырларының да шактый мәйданын били иде. Әмма, үстереп уңышын алу күп хезмәт сорагангадыр, хәзерге хуҗалыклар бәрәңге игү белән шөгыльләнми. Шулай да районыбызның ике җәмгыятендә үстерелә әле ул — «Татарстан» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә.
Бәрәңгенең уңышы һәр елны төрлечә була, чөнки коры җәйләрдә бүлбеләр эре булып үссен өчен дым җитешми. Бу проблеманы сугару системалары төзеп һәм эшләтеп хәл итәргә була. Бу ысул белән быел «Татарстан» хуҗалыгы да эшләде. Әлеге алым алар көткән нәтиҗәне биргәнме, «икенче икмәк» уңышы ничек, бу хакта җәмгыятьнең баш агрономы Фирдүс Хәкимов белән сөйләшеп уздык.
— Быел бәрәңгене 100 гектар мәйданда иктек. Бөтен мәйданнарда да диярлек «Гала» сорты үстерелде. Уңышы кайбер басуларда — 280-300, ә кайберләрендә 350-370 центнер да булды.
Һава торышы әйбәт булса, 3-4 көн эчендә бу эшне тәмамларбыз дип торабыз. Чөнки инде көн дә мәйданнар саны кимеп бара. Бу эштә ике комбайн иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эшлиләр, шулай ук Салавыч, Яңгул, Карадуган мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да ярдәм итә.
Узган ел бәрәңгенең мәйданы 60 гектар иде. Басуларыбызга сугару ясату сәбәпле без аның мәйданын арттырып, киләчәктә дә шул 80-100 гектардан киметмәбез дип планлаштырабыз. Сугару системалары алар коры ел килгәндә дә югары уңыш алу өчен бик ярдәм итә торган ысул. Аның ярдәмендә һәм инде чәчү әйләнешен (севооборот) көйләп, ел да бәрәңгедән югары уңыш алырлык итеп тырышачакбыз.
Бүгенге көндә туп-ланган «икенче икмәк» бәрәңге саклагычларга — подвалларга салынып барыла. Андагы эштә дә өзеклек юк, чөнки эш ике смена оештырылган — 7 кеше төшкә кадәр, 7 кеше төштән соң эшли. Бөтен кайткан бәрәңгенең балчыгын, чүбен аралап, кышкы саклауга, кыш көне сатарга дип урнаштырып барабыз.
Узган атнада Казандагы ярминкәдә хуҗалыгыбызда үстерелгән бәрәңге дә сатылды, алып барган кадәре бетеп, янәдән дә сораучылар булды. Дөрес, әлегә төп максатыбыз сату түгел, ә вакытында җыйнап алу, аннан инде сату буенча да планлаштырачакбыз.
Көннәр матур торганда бәрәңге җыю эшенә төп көчләрен куя хуҗалык, дөрес, шул ук вакытта силос салуда да тырышып хезмәт куялар. Бәрәңге басуында да техникалар байтак. Укучылар өчен бәрәңгене копалка белән Фәнил Хамматов һәм Фәнил Миңнемуллин чыгартып баралар, укучылар аларны тиз-тиз чүпләп, артларыннан ап-ак капчыклар гына тезелеп кала, ә бәрәңге җыя торган комбайннар тракторлар артына тагылып, алар җайлап кына җирдә үскән хәзинәне җыйнап баралар. Аларда Дмитрий Иванов белән Рафил Каюмов хезмәт куялар. Комбайннарда ярдәм итү өчен берничә булышчы да бар, алар Норма аграр көллиятендә белем алучы егетләр. Шулай ук ике сменада хезмәт куялар. Бәрәңгене комбайннан ташып торуда Раушан Сабиров белән Рифкать Сабиров эшли. Ә инде укучылар җыйганны погрузчик белән Айнур Мөхәрләмов техникаларга төяп тора, аларында Илшат Дәүләтшин белән Илдар Мәхмүтов хезмәт куя.
Нинди генә эш башкарылмасын, аларның һәрберсенең башында эшне оештыручы тора. "Татарстан«ның бәрәңге басуында эшләрне оештыруда Фәнзил Сәйфетдинов белән Фәнис Габделбәров эшләсә, подвалдагы эшләргә җаваплы кеше — Рәфкать Хөрмәтуллин белән Шамил Нуриев.
«Татарстан» хуҗалыгында кызу эш вакыты. Яңгырлар гына комачауламасын инде! Чөнки зур чыгымнар тотып үстерелгән бәрәңгене югалтусыз җыеп алырга һәм шул ук вакытта эресеннән вагын аерып, орлыкка һәм саклауга куярга да кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев