Ярак Чурма, Гондыр авылында яшәүче удмурт халкының күпчелеге Шубанга килеп эшли
«Алга» җәмгыятенең бухгалтериясендә эшләүче ягымлы, итәгатьле кызлар Ләйсән Габделхакова һәм Лилия Инсапова ярдәмендә җәмгыятьтә иллегә якын удмурт милләтеннән булган вәкил яшәвен белә алдык. Алар нигездә Гондыр һәм Ярак Чурма авылында гомер итүчеләр.
Шубанда савым сыерлары фермасы, Ярак Чурмада үгез, тана, Гондырда бер ферма да юк. Ярак Чурмада дуңгыз фермасы бар иде, аны инде күптән бетерделәр, урынына үгез белән тана булдырдылар. Иң мөһиме, моңарчы фермада эшләүчеләр эшсез калмады.
Заманында Гондыр, Ярак Чурма халкы үзләреннән ерак китми генә эшләсәләр, аларны хәзер микроавтобус Шубан фермасына китерә, алып китә. Сыер савучылар төнге сәгать өчтә савымга киләләр, бүтәннәр тирән йокыларыннан торып эшкә барганда савымнан кайталар. Татарлар белән бергәләп, дус-тату эшлиләр. Микравтобуслары какшап киткән булган әле, шуны ремонтлаган вакытларына туры килдек.

- Аралашып, фотоларга гына төшеп алдык, шул арада бригадир Валерий Николаевич машинаны ишегалдына чыгарып та куйды. Афәрин, – диде машина-трактор паркы мөдире Рафаэль Галиәкбәров.
– Озакка сузмадыгыз, егетләр, булдырдыгыз! Сыер савучыларны йөртергә транспорт әзер! Руль артында Валерий абый үзе, иң мөһиме эш барсын, туктамасын дип тырышып йөрүе адымнарыннан ук чагыла. Алексей Матвеев, Василий Иванов, Николай Васильев, Кадим Гыйматов, Валерий Иванов, Валерий Петров – татарлар, удмуртлар бергәләп төзәтеп тә куйдылар дуслык күперен тотучы машинаны. Икенче бер гаражда Илһам Садыйков, Гаделхан Хәсәнов, Әнәс Шәйхиев шулай ук гөлдер-гөлдер генә нидер ремонтлап маташалар.
Тулырак «Хезмәт» газетасының 11 сентябрь санында
Нет комментариев