Бердәмлек сынала торган чак (фото)
«Активист» хуҗалыгында дүрт чәчкеч басуда, җирләр тигез өлгермәгәнлектән, күчеп тә йөриләр, вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар
Һәр ел саен табигать игенчеләрне үзенчә сыный, кайбер вакытларда 1 май яисә 9 май Җиңү көненә күмәк хуҗалыклар чәчүнең бетүе турында рапорт бирсәләр, быелгысы исә соңга калып башланды.
Районыбызның төньягында урнашкан «Активист» хуҗалыгы инде өченче көнен кукурузны чәчә дигәч, урындагы эшләр белән танышырга шул якка юл тоттык.
Хуҗалыкка килеп җитүгә, юл уңаенда чәчү өчен гаять кыен, адым саен баганалы мәйданда эшләүче чәчү агрегаты янына тукталдык. Тәҗрибәле тракторчы Андрей Максютов, чәчкечкә утырган Василий Петухов катнаш азык чәчәләр икән. Чәчү өчен бик җайлы басу түгел, шулай да кемдер монда да эшләргә тиеш инде, ди Андрей. Күп сөйләшми, эшләргә атлыгып торалар егетләр. Безнең барлык механизаторлар шундый, дип сүз башлады басуга килеп җиткән Дорга авылының данлыклы Константиновлар нәселеннән булган баш агроном Иван Васильевич. Уфтанмый, зарланмый 26 ел инде шушы җаваплы хезмәтне башкара ул.
– Механизаторларыбыз бар, техника көйләнгән, орлыклар әзер, ягулык-майлау материалларын җитәрлек тупладык. Безнең өчен хәзер иң мөһиме – туфрактагы дымны саклап калу һәм чәчүне кыска вакытта төгәлләү, – ди Иван Константинов.
Чәчү амбардан башлана, дигән әйтемне истә тотып, «Активист» хуҗалыгы амбарына юлны тоттык. Анда безне күптәнге танышыбыз, амбар мөдире Айсылу Волкова каршы алды. Айсылу ханым һәрвакыт нидер белән мәшгуль, эшкә кушарга да, үтәлгәнен контрольгә алырга да вакыт таба. 21 ел колхоз бухгалтериясендә эшләдем, 21 ел шушында амбар мөдире булып торам, ди ул. Пөхтәлекнең кайдан килгәнлеген белдем, алайса дим, эчтән генә. Чәчү вакытында эшне иртәнге 6да башлыйбыз, ике хатын-кыз ярдәмче – Светлана Халтурина һәм Анна Тургенева аз гына соңрак килә, тегермәнче эшен башкаручы, шул ук вакытта ашламалар җибәреп торучы Михаил Поликарпов, орлык агулап торучы Алексей Халтурин белән иртүк шушында булабыз, дип эш тәртибе белән таныштырды мөдир. Иртәнге 6да алар белән бергә колхозның басудагы бар техникасын ягулык белән тәэмин итүче, тәҗрибәле шоферыбыз Борис Арыков та кузгала, кичкә кадәр басу юлында була, дип сүзгә кушылды баш агроном.
Аның белән чәчү агрегатлары янына кузгалдык. Баш агроном, бүгенге көндә «К-700» тракторы белән Иван Изергин, «Т-150» тракторында Игорь Иванов, «МТЗ-1221» маркалы тракторларда Кирилл Федоров, Евгений Василь-ев, Владислав Анеев, «МТЗ-82»дә Рәнис Галиәхмәтов тырмалыйлар, күлтилиләр, чәчү өчен җир әзерлиләр, дип механизаторлар белән таныштырып барды. Ашлама кертүдә, игеннәрне тукландыруда «Туман» агрегатында Артур Иванов тырышып эшләде, «Амкодор»да исә Вадим Шакаев орлыгын, ашламасын төяп тора, басуга барып тирес таратырга да вакыт таба, дип аларны да мактап алды.
«Активист» хуҗалыгында дүрт чәчкеч басуда, җирләр тигез өлгермәгәнлектән, күчеп тә йөриләр, вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар. Көттереп тормас өчен һәр чәчкечкә икешәр машина беркетелгән. Николай Шакаев, Иван Миронов Андрей Максютов агрегатын тәэмин итсәләр, Геннадий Семенов һәм Руслан Максютов бүгенге көндә «ЙОТА» маркалы тракторда кукуруз чәчүче Андрей Колесниковка беркетелгәннәр. Кускем егете Андрей белән туктап алган арада сөйләшеп тә алдык. 140 гектарга якын кукуруз чәчелде, ашыкмый булмый, кукуруз мәйданнары хәйран, бер агрегат белән чәчеп өлгерергә кирәк, иртән иртүк башлыйбыз, кичкә кадәр басуда, ди ачык йөзле әңгәмәдәшем.
Икенче «ЙОТА» тракторына таккан чәчкечтә тракторист Петр Романов һәм практикага кайткан Александр Федоров Улисьял артындагы басуда арпа чәчәләр иде. Аларга беркетелгән шоферлар Реваль Волков һәм Алексей Колесников чәчүлек орлыгының һәм ашламаның өзлексез булуын тәэмин итәләр.
Курамьял янындагы басуда «МТЗ-1221» тракторында Рудик Изергин «СЗП-3» агрегатында ярдәмчеләре, практикага кайткан Константин Данилов һәм Роман Кугергин белән арпа чәчүләре иде. Агрегатка беркетелгән шоферлар Ренат Волков, Илнур Саттаров минутында эшкә керешергә әзер торалар.
– Орлыкның вакытында җиргә кереп урнашуы яхшы, бабайлар юкка гына: «Каен яфрагы өч тиенлек булганчы арпаны чәчеп кал, биш тиенлек булса, соң була», – димәгән. Шуңа күрә курыкмыйча чәчәргә кирәк, – ди хуҗалыкның төп бригадиры Шамил Газизов. Тәҗрибәле игенче әйтүенчә, туфрактагы дымның артыгы юк, чөнки аны җил бик тиз ала, иртән чәчкеч артыннан тузан күтәрелми иде, хәзер әнә карагыз, ди ул, тузан эчендә барган чәчү агрегатына күрсәтеп .
– Әйе, ашыкмыйча булмый, егетләребез тырыша, борчак чәчүне тәмамлап куйдык, атна-ун көн эчендә калган чәчүне дә җиңәргә була. Бездә төрле милләт кешеләре эшли, бервакытта да бер-беребезне аермадык, бердәм булдык. Шушы бердәмлек, бер-береңә ихтирамлы караш безнең хезмәттәге уңышларның нигезе икәнен яхшы аңлыйбыз. Вакытында чәчүләрне тәмамлап, яңгырлары да булып, мул иген үсеп, җыеп алсак, безнең өчен шуннан да зур шатлык юк, – ди баш агроном Иван Константинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев