Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

«Безнең эшне иртәгәгә калдырып булмый», ди Фидаил Гарәфетдинов

Механизаторлар, шоферлар белән уртак тел табып эшли белү, аларны ишетү, кирәкле запас частьларны вакытында алып кайтуы, эшне тоткарларга җирлек тудырмавы белән дә зур хөрмәткә лаеклы кеше ул Фидаил Гарәфетдинов

Фидаил Гарәфетдинов 1981 елда мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә.

 

Югары белем алган яшь белгеч 1986 елда, ул замандагы Ленин исемендәге хуҗалыкка, Хәкимулла Сибәгатуллин кул астына авыл хуҗалыгы машиналары (СХМ) инженеры хезмәтенә эшкә урнаша. Шул ук елның көзендә армиягә алынып, ел ярым хезмәт итеп кайта һәм янәдән туган хуҗалыгында хезмәт юлын дәвам итә. 1988 елдан 1995 елга кадәр эшләгәннән соң, терлек азыгы җитештерү буенча рәиснең урынбасары булып эшли. Бу хезмәтне 2012 елга кадәр башкарып, аннан инде аны баш инженер итеп билгелиләр. Бүгенгәчә Фидаил Мәгъфүр улы шушы җаваплы хезмәттә. Аның үзенә тапшырылган эшенә бик җаваплы каравын һәркем белә. Елның-елында әлеге хуҗалыкның һәрбер техникасы тулы составта техник күзәтү узарга басыла.

 

Механизаторлар, шоферлар белән уртак тел табып эшли белү, аларны ишетү, кирәкле запас частьларны вакытында алып кайтуы, эшне тоткарларга җирлек тудырмавы белән дә зур хөрмәткә лаеклы кеше ул Фидаил Гарәфетдинов

 

– Әти районның алдынгы комбайнчысы иде. Техника арасында кайнашу кечкенәдән башланды һәм инде 1977 елдан алып мин һәр елны әти янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Шуңа да нинди юнәлеш буенча укырга китәргә икән дигән сорау минем алда тормады. Укып бетереп кайтып эшли башлаган елларымда СХМ инженеры булып эшләү минем өчен зур практика булды. Терлек азыгы җитештерү буенча рәиснең урынбасары булып эшләгән вакытта үләннәрне чабу, печән җыю, сенаж һәм силос салу техникалары минем өстә булды. Ул вакытта инженер булып эшләгән Наил Габдрахмановка, Сергей Мухинга да минем тарафтан булышлык булгандыр.

 

Чын итеп баш инженер хезмәтен 2012 елдан башкара башладым. Бу эштә иң мөһиме сезон эчендә план буенча эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта кыр эшләре бетеп, техникалар гаражга кайтты һәм бүгенге көндә безнең алда төп бурыч – аларны дөрес итеп кышкы сакланышка кую. Шул ук вакытта безнең хуҗалык практикасында, тагылма техникаларны саклануга куйганчы, ремонтлап кую каралган.

 

Хәзерге вакытта тырма ремонтының яртысы инде эшләнде. Өч чәчкеч төзекләндерелде, яңадан өчне ремонтларга керттек, аларыннан соң тагын икәү калып бара. Безнең планда 15 декабрьгә тагылма техникаларның ремонтын тәмамлап, кышкы сакланышка кую. Аннан соң техник күзәтүгә әзерлек эшләре башланачак, ул 21 мартка билгеләнгән. Аңа кадәр 31 данә тракторны ремонтлап, чәчүгә әзерләү һәм дә аларның прицепларының утларын, бортларын, тормозларын карап, төзекләндереп куярга кирәк. Боларны эшләр өчен техник база булырга тиеш, безнең хуҗалыкта андый эшләрне башкара торган 2 бригада бар һәм аларда үз эшләренең осталары хезмәт куя.

 

Мин инде техника эшендә, аның ремонтында эшләүче һәркемгә рәхмәт әйтергә телим. Бары тик бердәмлек белән эшләп кенә без үзалдыбызга куйган максатларга ирешеп киләбез. Терлек азыгы хәзерләү, ашлык суга торган комбайннарының ремонты да үз вакытында башкалырга тиеш. Гомумән алып әйткәндә, безнең эш ул иртәгәгә калдыра ала торганнар рәтеннән түгел. Һәрбер эш үз вакытында эшләнергә тиеш, – ди «Сорнай» җәмгыятенең баш инженеры Фидаил Гарәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев