Яңа сөтчелек комплексында савым көнгә ике тапкыр оештырылып, анда өч кеше хезмәт куя
«Борнак» хуҗалыгында узган елның ноябрь аенда беренче свае сугылып, төзелеше башланган 600 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы бүген кулланышка тапшырылды.
40 башка исәпләнгән савым залы һәм 600 башлык терлек торагын төзеп чыгу хуҗалыкка 250 миллион сумга төшкән. Хуҗалык әлеге зур чыгымнар сорый торган эшне кредит алмыйча, үз көчләре белән эшләп чыкканнар. Төзелеш эшләрен “Союзстрой” оешмасы башкарган.
Яңа сөтчелек комплексында савым көнгә ике тапкыр оештырылып, анда өч кеше хезмәт куя.
Нет комментариев