Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бозау булса бар да була (+фоторепортаж)

«Яңа тормыш» хуҗалыгы күмәк хужалыгы базасында район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә барган киӊәшмәнеӊ икенче өлеше мәдәният үзәгендә уздырылды. Ул терлекчелек тармагыныӊ аксый торган юнәлеше - яшь терлекнеӊ баш саны кимүенә бәйле анализ белән белән башланды.

2016 елныӊ 5 аенда 6881 бозау алынган булса, бу елныӊ шул чорында бу сан бары 6526 булган, аерма 355 башка ким. Терлекләрнеӊ баш санын арттыру буенча республикада мактаулы булган безнеӊ Балтач районы өчен бу сизелерлек югалту. Бу елга чыккач «Труд» хуҗалыгында 121 баш, «Смәел»дә 74 баш, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 69 баш бозау саны ким. Хужалыкларныӊ баш белгечләре, эшләр уңай булыр, 9 айда артталыкны куып җитәчәкбез, дип вәгъдәләренеӊ үтәлешен вакыт үзе күрсәтер, әмма 20 хуҗалыкныӊ 11-е бу өлкәдә узган елгы дәрәҗәдән ким эшләве бу мәсьәләнеӊ катлаулы икәнен күрсәтә. Дөрес, уӊай нәтиҗәләр белән эшләүче хужалыклар да бар. Мәсәлән, «Яңа тормыш» хуҗалыгының терлекләрнең баш саннарын арттыру юнәлешендәге эше ныклап өйрәнүгә лаеклы икәнен район башлыгы Рамил Нотфуллин тагы бер кат ассызыклап әйтеп узды. Әллә ни эшлисе дә юк, бары тиешле тәләпләрне һәрвакыт үтәп барырга кирәк, шыттырылган бөртеген дә, өстәмә витаминнар да монда даими кулланалар, диде ул.

«Борнак» хуҗалыгыннан тәҗрибәле ясалма орлыкландыру технигы Илфат Фәләхетдиновныӊ киӊәшмәдәге чыгышы чын дәрәҗәсендә күпләргә ачык дәрес булды. Белемеӊне, тәҗрибәӊне кулланып, вакыт белән исәпләшмичә эшкә җитди караш булганда гына уӊышка ирешергә мөмкин булуы аныӊ чыгышында ачык яӊгырады. Җыелышка чакырылган ясалма орлыкландыру техниклары, шәт, аныӊ сүзләренә игътибар иткәннәрдер.

Районда савым сыерларынының югары продуктивлыгын тәэмин итүгә игътибар житмәү мәсьәләсенә кинәшмәне алып барган район башлыгы кат-кат әйләнеп кайтты. Бу очракта ветеринария белгечләренеӊ кинәшләр үтәү, технологик чылбырныӊ өзлексез булырга тиешлегенә игътибар җитмәвен белдерде. Чыгыш ясаган район баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов сүзләре алда әйтелгәннәрне тагы куәтләде. Мәсәлән, бу елныӊ май аенда 62 баш, ел башыннан 340 ел баш терлек үлеменә юл куелган. «Игенче», «Дуслык» хуҗалыкларында бу өлкәдә чаралар күрелсә дә, терлек үлеме норматив саннарны күпкә узып китә. Яшь терлекне саклауда урыннарда бозау дөньяга килүгә вакытында һәм тиешле күләмдә угыз сөте бирү иӊ отышлысы, ди баш ветеринария табибы. Хәзерге вакыттта бозаулардан алынган кан анализларына таянып, эшнеӊ эшләнүен яисә башкарылмавын төгәл белеп була. Мәсәлән, «Кызыл юл» хуҗалыгында үткәрелгән тикшерүләр унай нәтиҗәле, әмма шул ук вакытта «Игенче», «Якты юл»да начар сыйфатлы угыз сөте эчертү яисә бөтенләй эчертмәү фактлары бар икән. Бу очракта кызыксындыру чараларын киӊрәк кулланырга кирәклеге көн кебек ачык, күп хуҗалыкларда угыз сөте эчертүгә игътибар сүздә генә кала, диде Алмаз Исрафилов. Шулай ук азыкнын сыйфатын тикшереп, аның терлек тарафыннан тиешенчә үзләштерелүенә тиешенчә өйрәнү кирәк, шу лук буаз терлекнеӊ организмда тиешле микроорганизмнарнын җитмичә бозаулавы киләчәктә продуктлылыкның күләмендә ачык чагылыш таба.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин, ай саен җыелабыз, уӊай нәтиҗәсен көтәбез, кызганыч, ул без көткәнчә тугел, диде җыелышныӊ йомгаклау өлешендә. Терлекчелектә технологик чылбырныӊ өзлексез булуы зур роль уйнаса да, җитәкче һәм белгечнеӊ эшкә булган мөнәсәбәте беренче урынга чыга. Бу очракта буш вәгъдәләр бирмичә, тиешле эшне оештырырга кирәк.
Орлыкландыру, нәсел эшенең әһәмиятен аңлыйбыз икән, бу өлкәдә эшләүчеләргә түләү дә тиешенчә куелып, ул соңгы нәтиҗә белән турыдан-туры бәйле булырга тиеш. Бу эшне бөтен кеше дә башкара алмый дип әйтәбез икән, түләүне, кызыксындыруны тулы көченә файдалырга кирәк. Шулай булганда гына уңышка ирешергә мөмкин, дип ассызыклады Рамил Нотфуллин.

Киӊәшмәдә хезмәт хакларын вакытында түләү, терлек азыгы әзерләу мәсьәләләре дә тикшерелде. Район буенча Сабантуйларга кадәр беренче укос печәнне чабып, әзерләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250