Бруцеллез аркасында, 1200 баш терлек юк ителәчәк
Бруцеллез таралуның төп сәбәбе – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекциясе белән килештермичә һәм ветеринария документларыннан башка терлек кертү
Эпизоотиягә каршы язгы чаралар уздырганда Балык Бистәсенең Олы Елга авылында Р.Бариев фермер хуҗалыгында бруцеллез табылган. Хуҗалыкта 604 баш терлек исәпләнә, дип яза Шәһри Казан.
Тикшеренүләр шулай ук Сабакай авылының «Кама Агро» җәмгыятендә дә үткәрелгән. Анда да, тикшеренү нәтиҗәләре буенча, бруцеллез ачыкланган. Хуҗалыкта 600 баш терлек бар. Әлеге хуҗалык һәм предприятиенең хуҗасы бер – Р.Бариев.
«Кама Агро» оешмасының Бирдебәк бүлекчәсендә хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Бруцеллез таралуның төп сәбәбе – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекциясе белән килештермичә һәм ветеринария документларыннан башка терлек кертү. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе ветеринария-озату документларыннан башка терлек сатып алмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев