Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның беренче нәтиҗәләре мәгълүм

Республикада барлыгы 454 мең объект теркәлгән, аларның җир мәйдәннары − 4189 мең гектар.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу Татарстанда, тулаем алганда, уңышлы узган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Дәүләт статистикасының Татарстан буенча территориаль федераль органының авыл хуҗалыгы һәм әйләнә тирәлек статистикасы бүлеге мөдире Әлфинур Мостафина бәян итте.
Беренче нәтиҗәләр
Быел узган исәпкә алулар вакытында республикада барлыгы 454 мең объект теркәлгән, аларның җир мәйдәннары 4189 мең гектарны тәшкил итә. Гомумән алганда, әлеге нәтиҗәләр буенча Татарстанда һәр авыл хуҗалыгы оешмасына 6561 гектар җир туры килә, ә бер крестьян фермер хуҗалыгына - 192 гектар. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның өлешенә килгәндә, бу өлкәдә уртача күрсәткеч 0,3 гектар тәшкил итә. Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең һәрберсенә республикада уртача 18 гектар җир туры килә.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуның тулы нәтиҗәләрен бары 2017 елның IV кварталында гына белеп булачак.
Шулай да Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе сайтында кайбер мәгълүматлар бирелгән. 2016 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алу вакытында ачыкланганча, Россиядә 174,6 мең КФХ һәм шәхси эшмәкәрләр исәпләнә.
Элеккеге СССР составына кергән илләрдә исә бу күрсәткеч түбәндәгечә: Беларусьта 3 мең (2015 елда) КФХ исәпләнә. Әзербәйҗанда 10 мең (2013 елда), Әрмәнстанда 340 мең (2015 елда), Казахстанда 180 мең (2015 елда), Кыргызстанда 330 меңнән артык (2014 елда), Латвиядә 80 мең (2013 елда), Молдовада 289 мең (2015 елда), Таҗикстанда 164,1 мең (2016 елда), Үзбәкстанда 160 меңнән артык (2016 елда), Украинада 38,8 мең (2015 елда).
Минераль ашламаларга килгәндә, Россиядә аны якынча 20 млн тонна җитештерәләр. Илдә исә моның бары 15 проценты, ягъни 2,6 млн тоннасы файдаланыла.
Кытайда кулланылган минераль ашлама күләме 50 млн тоннаны тәшкил итә. Һиндстанда 30 млн тонна, АКШта 20 млн тонна.
Бер гектар мәйданга Россиядә 34 кг чамасы ашлама кертелә. Кытай белән Вьетнамда бу күрсәткеч гектарына 360 кг тәшкил итә. Германия һәм Польша авыл хезмәтчәннәре җиргә 200 кг, Һиндстан һәм Бразилия 170 кг, АКШ 130 кг ашлама минераль ашлама кертә.
Сүз уңаеннан, 2017 ел уңышына Татарстанда 2885,1 тонна ашлама тупланган. Кайбер районнарда аның күләме гектарына 50 кг артып китә. Мисал өчен, Зәйдә 52,5 кг, Тукай районында 49,1 кг, Сарманда 49 кг, Балтачта 36,9 кг, Сабада 36 кг. Ашлама аз тупланган районнар исемлегендә Яңа Чишмә, Әгерҗе, Кайбыч, Бөгелмә, Чирмешән. Биредә гектарына 7,6 кг-нан алып 11,1 кг кадәр ашлама тупланылган.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250