Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башлана
11 октябрь – шимбә көнне район үзәгендә һәм Чепья авылы җирлегендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрләячәк.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәгариф оешмалары, җәмәгать туклануы предприятиеләре сату итәчәк. Шулай ук алар белән берлектә, районыбыз халкына «Четверг базары»нда азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар белән сату итүчеләр дә хезмәт күрсәтәчәк.
Ярминкәләр ике җирлектә дә иртәнге сәгать 7 дә башлана.
Нет комментариев