Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бу нинди авыл (+фоторепортаж)

Ай саен терлекчелек тармагына нәтиҗә ясый торган җыелышныӊ «Сорнай» хуҗалыгында узуы җитәкчеләрнеӊ кайберләренә башыннан ук файдага булды, дип әйтергә җирлек тудырды.

Бу хуҗалыкныӊ Кече Лызи 1 өлешендә урнашкан терлекчелек фермалары янында җыелышкан җитәкчеләр, бу нинди авыл, монда безнеӊ булган юк икән әле, диештеләр. Дөрестән дә, атна саен Балтач бистәсендә җыелышка килгәндә, аныӊ янында урнашкан авылларга әллә ни игътибар итмисеӊ шул. Кече Лызи авылыныӊ 1 өлешендә булгач, аныӊ икенче өлеше - Кече Лызи 2 өлешенеӊ дә кайда урнашканын белеп киттеләр.

«Сорнай» терлекчелек өлкәсендә зур потенциалы булган хуҗалык. Район үзәге янда булса да, механизатор һәм терлекчеләргә зур кытлык юк, диярлек. Фермаларны кышка әзерләү буенча күләмле эшкә тотынганнар. Дәүләт ярдәменә таянып, терлекчелек биналарына капиталь ремонт эшләрен башлаганнар. Бу эш барышында җибәрелгән кимчелекләрне кичекмәстән төзәтү буенча да сүз булды.

Түбән Ушма терлекчелек комплексында да кышка әзерлек чараларына керешкәннәр, бу биналарныӊ эчке һәм тышкы якларыннан күренеп тора. Савым сыерлары иркенләп көтүлектә йөри торган бердәнбер фермадыр бу районда. Ә шулай да монда, терлекчелектә эш оештыруныӊ традицион формалары күбрәк игътибар бирелә. Ә бит яӊалык белән бергә атлыйм, продукцияне арттырыйм һәм хезмәтне җитештерүчән файдаланыйм дисәӊ, яӊалыкка да йөз белән борылырга кирәк.

Соӊыннан Кече Лызи мәдәният йортында 2016 елныӊ июнь аенда районда терлекчелек тармагы үсеше нәтиҗәләре буенча җыелыш булды, аны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B