Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бүген Балтачта кукурузны бөртеккә сугуда нәтиҗәле эшләүчеләргә вымпел тапшырдылар

Район башлыгы Рамил Нотфуллин уңган механизаторларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек теләде

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин кукурузны бөртеккә сугуның өченче һәм  дүртенче атна нәтиҗәләре буенча иң нәтиҗәле эшләгән комбайнчыларга вымпеллар тапшырды.

«Якты юл» хуҗалыгыннан Рөстәм Закиров, Рифат Бариев, ә «Кызыл юл»дан Рәфыйк Галеев ике атна рәттән җиңүче булып танылды.  Шунысын да әйтергә кирәк, Рәфыйк әфәнде дүрт атна рәттән беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Афәрин!

Район башлыгы Рамил Нотфуллин уңган механизаторларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә уңышлар һәм сәламәтлек теләде һәм аларга вымпел, сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев