Булдырам, дип эшли (фото)
Механизаторлар арасында бары булдыклы, техника белән уртак тел табып сөйләшә белә торган кешеләр генә эшлидер мөгаен. Сосна авылында туып үскән, бүген шул җирлектә «К-700» «тимер ат»ын иярләүче Рәдис Нәҗипов белән танышуыбыз юктан гына булмады.
- Шушында уйнап та, эшләп тә үстек инде без, - дип таныштырды Рәдис әңгәмәбез вакытында машина-трактор паркы белән. Әтием Рафил гомере буе тракторда эшләде, ә әнием Гөлсияр сыер сауды. Шуңа да абыем белән мине хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерделәр. Әти белән кечкенәдән техника арасында йөрү киләчәк тормышыма да эз салмыйча калмагандыр, чөнки тракторда эшләүдән тыш җиңел машиналар төзекләндерергә дә вакыт табам.
Мәктәптә егетләрчә укыдым диде ул, ягъни бөтен төр билгеләр дә булган аның аттестатында. Ә менә физкультурадан бары «5»легә генә укып барган ул, чөнки инде 4 сыйныфта укыганда ук кулына кәшәкә тотып бозда булган.
Рәдисне күп сүзле дип әйтеп булмый, әллә минем белән генә шулай булдымы, ләкин һәрбер сүзен уйлап, төпле фикерле итеп сөйләшә ул. Шуңадыр да җитәкчелек үзен күреп, гел мактаулы җирләрдә генә йөртә. Узган ел Казанның «Корстон» үзәгендә үткән «Уңыш-2015» алдынгылар слетында да катнашырга насыйп була аңа. Быел да читтә калмас ул, чөнки бар эшкә дә өлгерә. Җир дә эшкәртә, базга кайткан сенажны эттереп, рәтләп, таптап та тора, гомумән, нинди эшкә кушсалар да өйрәнә ул, белмим дияргә яратмый. Ә бит мондый яшьләребез булганда хуҗалыкларның да киләчәге бар дигән сүз.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев