Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәм эшкә комачауламаска тиеш (фото)

Язгы кыр эшләре тәмамлануга, вакытында техникаларны "яшел урак"ка әзерләгән хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә кереште. Районда беренчеләрдән булып, нибары 4 хуҗалыкта: «Кызыл юл», «Татарстан», «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге җәмгыятьләрдә бу эш җайга салынган.

1 июнь көнне, өйләдән соң, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, барлык җәмгыять җитәкчеләре район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә дүрт хуҗалык басуларында булып, эш барышы белән таныштылар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Кышкы чорда мул продукция алуның нигезе һәм сөт күләмен арттыруның сәбәбе - ныклы азык базасы булуда. Вакыт көтми, һава торышы әйбәт торганда, барысына да өлгерү өчен тәүлекнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга кирәк. Моны истә тотып, һәр хуҗалык терлек азыгы хәзерләү буенча эш темпларын арттырырга тиеш», дип печәнгә төшүне ниндидер сәбәпләр табып, кичектереп килгән җәмгыять җитәкчеләренә шелтә белдерде.

Кырлардагы эшнең торышы белән танышу «Кызыл юл»ның Чутай ягындагы басуыннан башланды. Хуҗалыкта 200 гектар мәйданда 550 тонна күпьеллык люцернаны урырга да өлгергәннәр. Кипшертелгән яшел массаны сенажга салып, таптап баралар. Бүгенге көнгә хуҗалыкта яхшы сыйфатлы, витаминлы 800 тоннадан артык сенаж тупланган.

Җитәкчеләрне «Татарстан» җәмгыятендә киң мәйданда чабылган люцерна басуы каршы алды. «Барлык эш 200 гектар мәйданда башкарылды. Техникалар әзер, сенажга сала башлыйбыз», диде хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин.

Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов хуҗалыктагы эш барышы белән таныштыру өчен Чапшар авылы фермасына алып барды. Биредә басудан рулонланып кайткан күпьеллык үләннең капларга төрелүен күзәттек. «Бүгенгә 200 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр урылды. Шуның 80 гектардагысы упаковка ысулы белән сенажга төрелде. Бу якынча 120 тонна тәшкил итә. Көзгә кадәр ашатып бетерергә планлаштырабыз», дип белдерде ул. Җитәкчеләр 170 баш савым сыерына исәпләнгән яңа ферма төзелеше белән дә танышып үттеләр.

Юлыбызны дәвам итеп, «Бөрбаш» җәмгыятенә таба юнәлдек. Басу буйлап тезелеп киткән рулонланган ак төргәкләрне күргәч, әле эш башламаган җәмгыять җитәкчеләре күпмедер дәрәҗәдә үзләрен уӊайсыз сизгәннәрдер. 30 майда эшкә керешеп, хәзерге көнгә 150 гектар мәйданнан 250 тонна азык әзерли алдык, диде Рафис Солтанов юл буендагы мәйданнарга күрсәтеп.

Әлеге дүрт хуҗалыкта да булып чыкканнан соң, район башлыгы Рамил Нотфуллин алардагы эш барышыннан канәгать булуын белдерде. Башкаларга үрнәк алырга мөмкинлек бар, кичекмәстән, печәнгә төшәргә бурычы куелды.

2 июньгә район буенча барлыгы 1890 гектар мәйдан сенажга һәм печәнгә чабылган. 1250 тонна сенаж салынган, шуның 310 тоннасы төргәкләрдә әзерләнгән. 20 июньгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренчел катын җыеп алуны төгәлләү максат итеп куелды. Бигрәк тә, Тукай исемендәге, «Уңыш», «Борнак», «Маяк», «Якты юл», «Кама», «Игенче» җәмгыятьләрендә терлек азыгы әзерләүне озакка сузмыйча, тиешле вакытта башкарып чыгуларына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан игътибар сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250