Чәчү ашыгуны тәлап итсә дә, кабалануны яратмый
Тимирязев исемендәге җәмгыятьнеӊ алдагы елларда эшләгән җитәкчесе, безнеӊ яӊа, зур егәрлекле техникаларны фотога төшерәсез дә, газетага икенче берәүләрнеӊ хезмәтен язасыз, дип үпкә белдергәне бар. Бүген хуҗалыкны җитәкләгән Булат Исрафилов та, авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләрне, яӊа җиһазлар кулланмыйча, максатчан алга бару мөмкин түгел, дип саный.
Хуҗалык кырларында 2 гадәти чәчкеч белән дә эшлиләр. Данлыклы игенче Фәргать Гаязов моӊарчы дүрт дистә елга якын чылбырлы тракторда чәчсә, хәзер инде «МТЗ-1221» тракторында кырларны иӊли. Аӊа бу чәчүдә Радик Вафин, Фирдус Гарифуллин, Расих Хабибрахмановлар булышалар. «МТЗ-80» тракторында Илгизәр Мифтахов беренче елын чәчүдә эшли, өметле күренә диләр. Дамир Шиһапов шундый ук маркалы тракторда 380 гектар мәйданда кукуруз чәчергә өлгергән, җир әзерләүдә тракторчылар Ришат Камалов, Илгиз Хадиев, Леонид Шестаков хезмәтләрен мактадылар.
Орлыкчылык буенча шөгыльләнгәч, яӊа сортларны ел саен алып арттырабыз һәм аннан соӊ сатабыз, диләр монда. Узган ел хуҗалык кассасына орлык сатудан 10 млн. сумнан артык табыш кергән. Бу елда бодайныӊ «Экада-113», «Йолдыз», «Ульяновск-105», «Ульяновск-100» сортларын чәчтек, арпаныӊ «Яромир» сортын ишәйтергә уйлыйбыз, солыныӊ «Кентр» сорты да безнеӊ өметләрне аклар, ди Азат Ганиев. Яӊа сортларны акчага әйләндергәнче кимендә 3 ел вакыт уза икән. Бүгенге көндә бодайны 17 сумнан, арпаны 16 сумнан сатуларын исәпләсәӊ, башкарган эшнеӊ әҗере ачык күренә. Димәк, бердәм булып, бер максатка эшләгәндә уӊышлар мулдан булыр, дип уйларга тулы нигез бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев